Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Якын Көнчыгыш илләренә бармый торыгыз

Анда Якын Көнчыгыштагы киеренкелеккә бәйле рәвештә, Русия гражданнарына тәкъдимнәр язылган.
"Якын Көнчыгышта Фарсы култыгы дәүләтләренә дә кагылган хәрби гамәлләр дәвам итә. 28 февральдән транзит хабларга эләккән туристларны тизрәк кайтару буенча Русия һәм чит ил авиакомпанияләре тарафыннан читкә чыгарылучы рейсларны гамәлгә ашыру өчен күрсәтелгән илләрнең һава киңлеген өлешчә ачуны исәпкә алып, актив хәрби хәрәкәтләр туктатылганчы, авиаэлемтәдә һәм аэропортларда хәл тотрыклыланганчы туристлык максатларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Кувейтка, Бахрейнга, Катарга, Оманга һәм Сөгуд Гарәбстанына барудан тыелырга киңәш итәбез.
Төбәктәге Русия гражданнарын янә югары шәхси хәвефсезлек чараларын күрергә, потенциаль куркыныч районнарга барудан тыелып торырга, урындагы хакимият күрсәтмәләрен үтәргә, шул исәптән ракета янаулары вакытында кичекмәстән сыену урыннарына/ышык урыннарга керергә чакырабыз".
Фото: мк.ру
Оглавление
     Якын Көнчыгыш илләренә бармый торыгыз
Якын Көнчыгыш илләренә бармый торыгыз

Якын Көнчыгыш илләренә бармый торыгыз

Русия Чит илләр эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиллеге мөһим мәгълүмат таратты.