Конгресс-холл фойесында төбәк җитәкчесе күргәзмәне карап чыкты, анда мәктәп туклануы өлкәсендәге продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде. Форумның пленар утырышында Башкортстан Башлыгы республиканың мәгариф учреждениеләрендә сыйфатлы туклануның әһәмиятен ассызыклады. – Мәктәптә укучы балаларыбыз сәламәтлегенең мөһим өлеше - социаль туклану, - диде Радий Хәбиров. – Һәм бу өлкәдә эшләүчеләр гаять зур миссия үти, дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсен хәл итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда барлыгы 3,7 мең балалар бакчасы һәм мәктәп эшли, аларга 700 меңнән артык бала йөри. Бездә 2019 елдан балалар туклануының заманча системасы формалаштырыла башлады. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республикада урындагы җитештерүчеләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы кооперативлары белән тыгыз эш алып барыла. Бу 2019 елдан балалар рационында үзебезнең продукция өлешен 52 проценттан 76 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Мәктәп ашханәләрендә ризыкларның сыйфатына шикая