Бүген, 4 март көнне, “Романтик” яшүсмерләр клубында Хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара узды И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда. Ул күпме кешегә наз, җылылык өләшә. Үзенә авыр булса да иң беренче чиратта баласы, ире, тормышы өчен борчыла. Тормыш иптәшләре хөрмәт итсә, балалар сәламәт булып, әниләрен яратсалар, хезмәтен күрсәләр, тиешенчә бәяләсәләр кем булып эшләвенә карамастан гүзәл затлары үзен бик бәхетле санаячак. Әз генә тезгенне бушатып, үзебезне дә кадерләп, яратылып яшисе иде. Хатын-кызсыз тормышны күз алдына да китерүе дә читен. Ул күпме кешегә наз, җылылык өләшә. Үзенә авыр булса да иң беренче чиратта баласы, ире, тормышы өчен борчыла. Ул өен дә тиз генә җыештыра, ашарына да пешерә, эшендә дә тырышыр хезмәт сала. Әни кеше ул лакомотив кебек барысын тартып баручы, җайлаучы. Ул бөтен көчен гаиләсенә сарыф итә. Бүгенге очрашуга килгән ханымнар төрле яшьтә, төрле өлкәләрдә көч салсалар да, аларның уртага салып сөйләр сүзләре күп булды. Сәләматл