Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кампус командасы - киберспорт буенча чемпион!

Ике көн дәвамында Русия компьютер спорты федерациясе студентларының флагман ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар бәйге финалында чыгыш ясау һәм 1 000 000 сумлык приз фонды өчен көрәштеләр. УУНиТ командасының баш тренеры Роман Кәшфуллин сөйләгәнчә, университетта һәвәскәрдән алып профессионалга кадәр әзерлек системасы төзелгән, анда физкультура-киңкүләм эш тә, профессиональ спорт әзерлеге дә алып барыла. Беренче дәрәҗәдә балалар шөгыльләнә, алар арасында талантлар ачыклана, иң көчлеләре башта - академик, аннары университетның төп составына эләгә. Мәсәлән, Суперкубок җиңүчеләренең берсе булган студент Айдар Золотухин берничә ел эчендә һәвәскәрдән университет җыелма командасына кадәр юл үткән. Ә студент Тимур Әсхәдуллин дөнья аренасында дөньяның топ-40 командасында чыгыш ясый. Фото: pravitelstvorb.ru
Оглавление
    Кампус командасы - киберспорт буенча чемпион!
Кампус командасы - киберспорт буенча чемпион!

Кампус командасы - киберспорт буенча чемпион!

"Сounter-Strike 2" буенча студентлар лигасының беренче суперкубогы Уфа Фән һәм технологияләр университеты киберспортчыларының җиңүе белән тәмамланды.

Ике көн дәвамында Русия компьютер спорты федерациясе студентларының флагман ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар бәйге финалында чыгыш ясау һәм 1 000 000 сумлык приз фонды өчен көрәштеләр.

УУНиТ командасының баш тренеры Роман Кәшфуллин сөйләгәнчә, университетта һәвәскәрдән алып профессионалга кадәр әзерлек системасы төзелгән, анда физкультура-киңкүләм эш тә, профессиональ спорт әзерлеге дә алып барыла. Беренче дәрәҗәдә балалар шөгыльләнә, алар арасында талантлар ачыклана, иң көчлеләре башта - академик, аннары университетның төп составына эләгә.

Мәсәлән, Суперкубок җиңүчеләренең берсе булган студент Айдар Золотухин берничә ел эчендә һәвәскәрдән университет җыелма командасына кадәр юл үткән. Ә студент Тимур Әсхәдуллин дөнья аренасында дөньяның топ-40 командасында чыгыш ясый.

Фото: pravitelstvorb.ru