Компания үз эшен 2017 елда төбәкнең уку йортларында кайнар туклануны оештыручы сыйфатында башлаган. 2020 елда предприятие производствоны яңартуга 130 миллион сумнан артык акча керткән, ә узган елда яңа биналар сатып алган, бу җитештерелүче продукция күләмен 90 позициягә кадәр арттырырга мөмкинлек биргән. Болар - ит һәм балык ярымфабрикатлары, кулинария, десертлар, балалар һәм өлкәннәр өчен махсуслаштырылган туклану. Чимал белән Башкортстан предприятиеләре тәэмин итә. 2024-30 елларда «ВкусЛайн» үсешенә инвестицияләрнең гомум күләме 960 миллион сумнан артып китәчәк. Социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе, республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина заводның балалар һәм диетик туклану бренды астында продуктлар җитештерүне арттыру өстендә актив эшләвен, уникаль рецептуралар һәм сыйфатның катгый стандартларын тәкъдим итүен билгеләп үтте. Шулай ук, биредә продукцияне сәүдә челтәрләре һәм маркетплейслар аша сату мәсьәләсе дә карала. Радий Хәбиров җитештерү биналары