Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Балалар китапханәсендә китапларны сак кулланырга өйрәнделәр

Бу көнгә багышлап балалар китапханәсендә «Китап навигациясе буенча контроль эш» дигән дәрес үткәрелде, ул китапханә каршында эшләүче «Фантазерлар» балалар иҗатын үстерү клубы кысаларында китапларны ремонтлау белән үрелеп барды. Әлифбаны күптән түгел үзләштергән балалар, дөньяга карашларын киңәйтергә, әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына сокланырга омтылып, беренче тапкыр китапханәгә килделәр. Хезмәткәрләр балаларны җылы сәламләделәр, аларны балалар китаплары фонды белән таныштырдылар, алар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм бергәләп күңелле әдәби уеннар уйнадылар. Зыян күргән китапларны ремонтлау дәресе аеруча истә калды, ул балаларга яраткан әсәрләрнең сакланышы өчен җаваплылык тоярга мөмкинлек бирде. Мондый танышу балаларга гаҗәеп әдәбият битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә ишек ачачак.

Бу көнгә багышлап балалар китапханәсендә «Китап навигациясе буенча контроль эш» дигән дәрес үткәрелде, ул китапханә каршында эшләүче «Фантазерлар» балалар иҗатын үстерү клубы кысаларында китапларны ремонтлау белән үрелеп барды.

Әлифбаны күптән түгел үзләштергән балалар, дөньяга карашларын киңәйтергә, әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына сокланырга омтылып, беренче тапкыр китапханәгә килделәр. Хезмәткәрләр балаларны җылы сәламләделәр, аларны балалар китаплары фонды белән таныштырдылар, алар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм бергәләп күңелле әдәби уеннар уйнадылар. Зыян күргән китапларны ремонтлау дәресе аеруча истә калды, ул балаларга яраткан әсәрләрнең сакланышы өчен җаваплылык тоярга мөмкинлек бирде. Мондый танышу балаларга гаҗәеп әдәбият битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә ишек ачачак.