Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

"Мин кар көрәмим

Ә сез көрәгез! Аннан йөрерсез тез башын алыштырырга кирәк дип. Минем әни кебек тез башы авырта, бил авырта дип кәкрәеп йөрерсез, - дип киңәш бирде безгә Арчада яшәүче бер ханым. - Вакыты җиткәч кар үзе өри ул. Капкадан кергәч тә ишек төбен генә көрәп куйдык. Песиләргә ашарга салырга баскычтан йөрибез". Бу мәсьләне хәл итеп була. Әнә безнең күршеләр кар көрәүче мини машина алдылар. Бәясе 45 мең сум тора, диделәр. Карны читкә сиптереп бара. Безгә киңәш биргән ханым бик урынлы мәсьәләне күтәрә. Авыр хезмәт буыннарны бетерә. 5әр минут кына эшләп алсаң була ул. Гимнастика өчен. Юк, безгә сәгатьләр буе беткәнче эшләргә кирәк. Үзебезне саклыйк!

"Мин кар көрәмим. Ә сез көрәгез! Аннан йөрерсез тез башын алыштырырга кирәк дип. Минем әни кебек тез башы авырта, бил авырта дип кәкрәеп йөрерсез, - дип киңәш бирде безгә Арчада яшәүче бер ханым. - Вакыты җиткәч кар үзе өри ул. Капкадан кергәч тә ишек төбен генә көрәп куйдык. Песиләргә ашарга салырга баскычтан йөрибез".

Бу мәсьләне хәл итеп була. Әнә безнең күршеләр кар көрәүче мини машина алдылар. Бәясе 45 мең сум тора, диделәр. Карны читкә сиптереп бара.

Безгә киңәш биргән ханым бик урынлы мәсьәләне күтәрә. Авыр хезмәт буыннарны бетерә. 5әр минут кына эшләп алсаң була ул. Гимнастика өчен. Юк, безгә сәгатьләр буе беткәнче эшләргә кирәк. Үзебезне саклыйк!