Алар яктылык ярата, тишелеп чыкканнан соң 3 ай үткәч чәчәчк ата башлыйлар. Петунияләр тишелеп чыкканнан соң өч ай үткәч чәчәк ата башлыйлар. Мартта чәчсәгез, июньдә, кырау төшми башлагач, урамга чыгара аласыз. Үз өйләре белән торган кешегә иртәрәк утыртса да җайлы. Теләсә кайсы вакыт өстен каплый алалар яки чүлмәкләрдә булса, өйгә кертеп тора алалар. Ә менә бакчалары янда булмаганнарга март аенда утырту яхшы. Аларны аерым торфяной таблеткаларга да, бер савытка да чәчәргә була. Торфяной таблеткаларга чәчкәнен пикировать итәсе булмый инде. Тегеләренә пикировка кирәк. Торфяной таблеткаларга чәчәргә уйласагыз, 4 см диаметрлыларын алыгыз. Аларны тирән савытка куеп, өсләренә күмелгәнче су салырга кирәк. 30 минут тирәсендә алар шул суны сеңдереп зураялар. Аннан соң калган суын түгегез. Зубочистка белән икешәр орлык салыгыз шуңа. Аннан өстен пленка белән каплап куегыз. Әгәр инде бөтенесен бер савытка чәчсәгез, күпме орлык төшкәнен күрү өчен кар салыгыз балчык өстенә. Куерак төшкәннәрен зубочис