Балтач районыннан чираттагы гуманитар конвой СВОда якташларга җибәрелде. СВО катнашучылары өчен чираттагы ярдәм партиясен булдырып, оештырып җибәрделәр. Йөк составында нәрсә бар: генераторлар, болгаркалар, планшетлар һәм пауэрбанклар; термобелье, газ горелкалары; төзелеш материаллары һәм медикаментлар; бик күп маскировкалау челтәрләре һәм волонтерлардан өй токмачы; гаиләләрдән исемле посылкалары. Бу безнең уртак җиңүгә керткән өлеш. Битараф булмаган райондашлар зур эш эшли. Озата баручылар хәерле юл һәм өйләренә исән-имин кайтуларын теләп озатып калдылар.