“Каенкай” балалар бакчасының тәрбияләнүчеләр белән: "Яз. Сак булыгыз, юка боз! Боз сөңгеләре!” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Балалар “Яз куркынычы" презентациясен карадылар, юка бозның нинди булуын, бозда саклык чараларын, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычын билгеләделәр. Дидактик уеннар уйнадылар: "Дөрес - дөрес түгел", "Күңелсезлекләрдән ничек качарга". Төп куркынычсызлык кагыйдәләрен беркеттеләр: - кар һәм боз сөңгеләре төшү мөмкин булган биналарның түбәләренә якын килергә ярамый. - юка боз өстенә чыгарга ярамый. - сулыклар янында уйнарга ярамый . Әлеге тема буенча эшләү балаларга язгы чорда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында гади белемнәрне үзләштерүгә, әлеге кагыйдәләрне үтәүгә аңлы мөнәсәбәт күнекмәләрен формалаштыруга, яз башында урамда куркыныч булачагын алдан күрү сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Әңгәмә һәр балага аның сәламәтлеге һәм иминлеге нигезе буларак кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү зарурлыгын җиткерергә мөмкинлек бирә. Хөрмәтле ата-а