Контракт төзү карарын ул аңлы рәвештә кабул иткән: техника һәм электроника белән кызыксыну аны нәкъ менә шушы юнәлешкә китергән. 🗣Аның сүзләренчә, пилотсыз системалар операторы хезмәте – ул аппарат белән идарә итү генә түгел, ә мәгълүмат анализлау, программалар белән эшләү һәм техник хезмәт күрсәтү дә. Әзерлек берничә ай дәвам иткән һәм шактый киеренке булган. 🪖Иң кыены – зур җаваплылык һәм гаиләдән аерылу. Шулай да ул Татарстан Республикасы тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне югары бәяли: гаиләсе социаль ярдәм тойган, ә кайткач документлар һәм эш мәсьәләләрендә дә булышканнар. “Бу чор мине сабырлыкка, төгәллеккә өйрәтте. Әмма иң мөһиме – команда, дуслык һәм үзара ярдәм”, – ди ветеран. ТУЛЫРАК МАХ•ВКонтакте•Одноклассники
Бүген безнең әңгәмәдәшебез – махсус хәрби операция ветераны, пилотсыз системалар операторы
4 марта4 мар
~1 мин