Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Мондый мәхәббәткә сокланам"

Ул Арчада булган. Исегезгә төшерәбез, җырчының Казандагы сольный концерты вакытында хәле начарланып, программаны да аның ире тәмамлаган иде, ә Алиягә табиблар ярдәм иткән. Җырчы тамашачылардан гафу үтенде һәм, Арчадагы концертыннан тыш, якындагы барлык концертларны да кичектерде.
Ришат Төхвәтуллин әлеге концерттан кадрлар белән уртаклашты. Сәхнәдә чыгыш ясаганда ул өйдә дәваланучы хатынына шалтырата һәм видеоэлемтә буенча аңа концертны трансляцияли, тамашачыларны күрсәтә. Алар икесе бергә башкара торган "Тиңләдем" җыры яңгыраганда бу аеруча дулкынландыргыч булды.
Ришатның бу гамәлен тыңлаучылары бик шатланып кабул итә, хуплау тавышлары, алкышлар ишетелә.
"Еракта булса да, алар һәрвакыт бергә. Мондый мәхәббәткә сокланам", - дип язган концерт тамашачыларының берсе.
Оглавление
    "Мондый мәхәббәткә сокланам"
"Мондый мәхәббәткә сокланам"

"Мондый мәхәббәткә сокланам"

Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, хатыны Алия Төхвәтуллина авырып китү сәбәпле, концертны үзе куйган.