Найти в Дзене
Кряшены

⛪️Уразада укылырга тиешле иманнар

Олы уразаның беренче атнасында понедельниктан четвергка кадәр Изге атабыз Андрей Критскийның тәүбә каноны укыла. Бишенче атнасында – тәүбә итү атнасында – четверг көнне Андрей Критскийның Тәүбә каноны тулысынча укыла. Бу тәүбә каноннары уразада һәрбер чиркәүдә дә укыла, махсус телеканалларда трансляция дә уздырыла. Һәр көн иртәнге һәм кичке иманнар әйтелә. Аларга өстәп, Псалтирь һәм Евангелие укыла. Ураза дәвамында бу изге кенәләр тулысы белән укылып та бетә. Шулай ук, Изгеләр тормышы, үгетләр, Ходай сүзләре язылган язылган кенәгәләрне уку да бик яхшы. Ураза вакытында телевизордан “Союз” һәм “Спас” каналларын карарга була, тузга язмаган тапшырулар, видеолар караудан чикләнергә кирәк. Элек православныйлар сорауларына җавап эзләп, духовный батюшка янына барганнар. Хәзерге интернет чорында, андый сорауларга җавапны священниклар алып барган видеоблогларны карап та белеп була. @tuganayar_2002

⛪️Уразада укылырга тиешле иманнар

Олы уразаның беренче атнасында понедельниктан четвергка кадәр Изге атабыз Андрей Критскийның тәүбә каноны укыла. Бишенче атнасында – тәүбә итү атнасында – четверг көнне Андрей Критскийның Тәүбә каноны тулысынча укыла. Бу тәүбә каноннары уразада һәрбер чиркәүдә дә укыла, махсус телеканалларда трансляция дә уздырыла.

Һәр көн иртәнге һәм кичке иманнар әйтелә. Аларга өстәп, Псалтирь һәм Евангелие укыла. Ураза дәвамында бу изге кенәләр тулысы белән укылып та бетә. Шулай ук, Изгеләр тормышы, үгетләр, Ходай сүзләре язылган язылган кенәгәләрне уку да бик яхшы.

Ураза вакытында телевизордан “Союз” һәм “Спас” каналларын карарга була, тузга язмаган тапшырулар, видеолар караудан чикләнергә кирәк. Элек православныйлар сорауларына җавап эзләп, духовный батюшка янына барганнар. Хәзерге интернет чорында, андый сорауларга җавапны священниклар алып барган видеоблогларны карап та белеп була.

@tuganayar_2002