1 нче мәктәптә ныклап төзекләндерү эшләре бара. 1-4 сыйныф укучылары Арчаның 3 нче мәктәбенә укырга күчтеләр. 5-11 сыйныф укучылары Г.Курсави ис. күп профильле лицейда укый башладылар 1нче мәктәптә ремонт эшләре беткәнче шулай дәвам итәчәк. 3нче мәктәп янәшәдә генә. Ә менә Арчабаштагы лицей ерак шул. Җайлашасың, ияләнәсең инде. Алда аларны ныклап төзекләндергән матур мәктәп көтәчәк.