Найти в Дзене
Кряшены

🌿Кукмара районының 🏡Үрәсбаш авылы балалар бакчасы җитәкчесе 💫Любовь Николаевна ПАВЛОВАга 2 мартта 60 яшь тулды

🎉🎂 💫Любовь Николаевна гомере буе мәгариф өлкәсендә намус белән тырышып хезмәт итте. Бакча балалары күңеленә ачкыч табып, тәрбия һәм белем биреп, ата-аналар, авылдашлары хөрмәтен яулады. Кадерле дустыбыз! Сине юбилеең уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Теләкләрнең күңел түреннән чыккан иң изгеләрен юллыйбыз: Озын гомерле бул, Бәхетең ташып торсын, Теләкләрең, хыялларың Тормышка ашып торсын. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтеңдә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын үзеңә. Һәр көнең үзең үстерә торган нәфис гөлләрдәй матур да, якты да булсын. Киләчәктә дә дөньяны ямьләп, без дусларыңа җан җылысы өләшеп яшә!❤️ Изге теләклэр белән, Алексеевлар гаиләсе💞 @tuganaylar_2002

🌿Кукмара районының 🏡Үрәсбаш авылы балалар бакчасы җитәкчесе 💫Любовь Николаевна ПАВЛОВАга 2 мартта 60 яшь тулды🎉🎂

💫Любовь Николаевна гомере буе мәгариф өлкәсендә намус белән тырышып хезмәт итте. Бакча балалары күңеленә ачкыч табып, тәрбия һәм белем биреп, ата-аналар, авылдашлары хөрмәтен яулады.

Кадерле дустыбыз! Сине юбилеең уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Теләкләрнең күңел түреннән чыккан иң изгеләрен юллыйбыз:

Озын гомерле бул,

Бәхетең ташып торсын,

Теләкләрең, хыялларың

Тормышка ашып торсын.

Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтеңдә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын үзеңә. Һәр көнең үзең үстерә торган нәфис гөлләрдәй матур да, якты да булсын. Киләчәктә дә дөньяны ямьләп, без дусларыңа җан җылысы өләшеп яшә!❤️

Изге теләклэр белән, Алексеевлар гаиләсе💞

@tuganaylar_2002