Уфадан Тәнзилә Әбделманова лотереяда миллион сум откан. Пенсионер гыйнвар каникулларында балалары һәм оныклары белән вакыт уздыру өчен лотореялар белән конверт сатып алган. Аларның берсе отышлы булган.
- Яңа ел уеныннан соң икенче көнне кич белән гаиләдә кичке ашы вакытында якыннарыбыз белән нәтиҗәләрне тикшерергә булдык. Улым QR-код буенча билетларны сканерлады. Беренче һәм икенчесендә берни булмады, ә өченчесендә пауза ясады - күп саннар күрде һәм барысыннан да миллионда ничә ноль булуын сорый башлады. Бөтен гаилә шатланды, оныкларым: "Нәнәй, бу бит миллион!" - дип кычкырдылар", - дип уртаклашты дәүләт лотереясе матбугат хезмәте белән Тәнзилә Мөхәммәтхан кызы.
Пенсиягә чыкканчы Уфада реанимация шәфкать туташы булып эшләгән. Хәзер җиңүче буш вакытын бакчада үткәрә, теплицада яшелчәләр үстерә. Хатын-кыз җиңүне улына аның фатиры өчен ипотеканы өлешчә каплау өчен бирергә карар кылган.
Фото: "Башинформ" агентлыны