Хатын-кызның йөклелек чоры бик мөһим, дип ассызыклый табиблар. Белгечләр белдерүенчә, бу вакытта булачак ана үз баласының сәламәтлегенә файдалы өлеш кертә яки аны какшата ала. Шуңа күрә бала тууны планлаштыруга гына түгел, йөклелеккә дә җаваплы карарга кирәк. - Йөклелек вакытында хатын-кызның алкоголь, тәмәке һәм никотинлы продукция куллануы патологияләрне һәм үле бала табу куркынычын арттыра.
- Йөклелек вакытында алкогольнең куркынычсыз дозасы юк. - Тәмәке тарту хатын-кызның балага узу, сәламәт бала табу ихтималын сизелерлек киметә.
- Йөклелек чорында теләсә нинди күләмдә никотин куллану яралгы үсешенең структур һәм функциональ бозылулары куркынычын тудырырга мөмкин, чөнки никотин плацентар барьер аша үтеп, яралгының кан агымына эләгә һәм анда ананыкына тиң концентрациягә җитә. - Йөклелек вакытында хатын-кызларның электрон тәмәке куллануы яралгының, яңа туган баланың сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
- Җенси тормышның иртә башлануы һәм абортлар бала тапмау ихтималын арттыра һәм репр