Чөнки ул безнең авылларыбыз тарихы турында иде. 📚 Очрашуда «Туган авылым минем Орнашбашым» китабы авторы Мөнир Касыймов та катнашты. Аның әйткән бер җөмләсе аеруча истә калды: «Бу китапны китап тудырды». Чыннан да, ул кая барса да китап сатып ала, мәгърифәтчеләр, тарихи хезмәтләр укый. Әлеге вак фактлар, истәлекләр, тарихи чыганаклар җыела-җыела бер зур хезмәткә – туган авыл тарихына әверелә. «Безнең Арча төбәгендә бик күп кенә мануфактуралар оеша. Аларның хуҗалары арасында татар фамилияләре дә очрый. Мәсәлән, Орнашбашта Хәмзә һәм Рәхим Мәмәшевларның комач фабрикалары була. Аларга 1775–1778 елларда нигез салына…»? - дигән юллар бар китапта Бер авыл тарихы – төрле китаплар, тарихи чыганаклар, истәлекләр аша яңадан ачыла. 📖 Ә бәлки сезнең авыл турында да кайчандыр язылган китап бардыр? Тарихны табу өчен кайчак бары тик китап ачарга гына кирәк. 📚 МАХ•ВКонтакте•Одноклассники
Арча үзәк китапханәсендә узган «Серле дөньяга сәяхәт» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүгә кабат-кабат әйләнеп кайтырлык
10 марта10 мар
~1 мин