Кеше гомере дә табигатьтәге кебек бертөрле генә түгел, аның туган мәле, үсүе, шуннан инде чын ир-егет яисә хатын-кыз булып чәчәк атуы, олыгая төшкәч, әкренләп кенә көзләренә атлавын билгеләргә була. Ә шулай да һәр кешенең үзенә генә хас язлары, кышлары, көзләре һәм җәйләре була. Нинди генә мәлен алып карасаң да, кеше күңеле һәрвакыт ышанулар, якты хыяллар, киләчәккә зур өметләр белән яши. Бу хыяллар һәм якты уйлар табигатьтә яз килүе, бөтен җирнең кышкы йокыдан уянуы һәм яңа туган бала шикелле яшәргә тырышуы, аякка басуы, көннән-көн яңа шөгыльләр үзләштерүе кебек күренешләр белән бәйле шикелле. Бу озын кышлардан соң җиргә март ае килүе белән бәйле кебек...
Март элек-электән үзенең себертмә бураннары, көндезге кояш җылысы, төнге суыклары, түбәләрдән асылынып торган боз сөңгеләре, елга-күл буйларында үскән талларның бөреләнүе, өй түбәләрендә, агач ботакларында чыпчыклар чыркылдавы белән хәтеребезгә сеңеп калган. Март тугач, көннәр шактый озыная. Кояш көннән-көн турырык карый башлый һә