Найти в Дзене
Саба таңнары

🌷🌷🌷"Хезмәтен бизәүче гүзәл зат" фотоконкурсына

6️⃣ "Кадерле әниебез, сине 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен иң кадерле, иң якын кеше. Рәхмәт, әни, тәрбияңә, кызларым дип һәрвакыт өзелеп торуыңа, хәлеңнән килгән кадәр ярдәмеңә. Саулыклы, сөенечле гомерләр телибез. Әти белән тигезлектә тормышыгызның рәхәтен күреп, безнең өчен шатланып кына гомер итәргә язсын!!! Елмайса йөзеннән аңлыйм Әнкәемнең теләген. Дөнья киңлегенә тиңлим Әнкәемнең йөрәген. Әнкәй, сиңа бүләк итәм Бөтен дөнья гөлләрен. Юллар кебек озын булсын, Әнкәем, гомерләрең. Ай нурыннан да нурлырак Әнкәемнең йөзләре. Моңлы көйдәй күңелемдә". 📸Фотоны Ранилә Габдрахманова җибәрде.

🌷🌷🌷"Хезмәтен бизәүче гүзәл зат" фотоконкурсына

6️⃣

"Кадерле әниебез, сине 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен иң кадерле, иң якын кеше. Рәхмәт, әни, тәрбияңә, кызларым дип һәрвакыт өзелеп торуыңа, хәлеңнән килгән кадәр ярдәмеңә. Саулыклы, сөенечле гомерләр телибез. Әти белән тигезлектә тормышыгызның рәхәтен күреп, безнең өчен шатланып кына гомер итәргә язсын!!!

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә".

📸Фотоны Ранилә Габдрахманова җибәрде.

-2