Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Безнең гасырның Сара Садыйковасы!"

28 февральдә һәм 1 мартта билгеле якташыбыз Зифа Нагаева 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Шушы уңайдан башкаланың "Башкортостан" дәүләт концертлар залына аның күпсанлы дуслары, якыннары, иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.
Алар арасында Русиянең Татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов та бар иде. Ул, юбилярны котлап: "Заманында Фән Вәлиәхмәтов болай дигән иде: "Хатын-кыз композиторлар арасында узган гасырда Сара Садыйкова йөзек кашы булса, безнең гасырда - Зифа Нагаева." Моның белән килешми булмый, чөнки бүгенге концерт та шуны исбатлый", - диде.
Бу өчәүнең ныклы дуслыгы бик озын гомерле. Зифа Вәли кызы Фән абыйның нинди тугры дус булуы турында болай сөйләгән иде:
- Бервакыт Фән Вәлиәхмәтов безнең авылга баргач, әнинең хәлен белергә кергән. Озак кына сөйләшеп утырганнар, ул кайтырга булгач, әни, яңа пешкән икмәген биреп, капка төбенә кадәр бертуктаусыз сөйләп, озатып калган. Фән кайтып җитсә, документлары тулы сумкасын әни янында онытып калдырганын аңлап,
Оглавление
    "Безнең гасырның Сара Садыйковасы!"
"Безнең гасырның Сара Садыйковасы!"

"Безнең гасырның Сара Садыйковасы!"

Ике республиканың да халык артисты Зифа Нагаева турында мәрхүм Фән Вәлиәхмәтов шулай дип әйтеп калдырган.

28 февральдә һәм 1 мартта билгеле якташыбыз Зифа Нагаева 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Шушы уңайдан башкаланың "Башкортостан" дәүләт концертлар залына аның күпсанлы дуслары, якыннары, иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.

Алар арасында Русиянең Татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов та бар иде. Ул, юбилярны котлап: "Заманында Фән Вәлиәхмәтов болай дигән иде: "Хатын-кыз композиторлар арасында узган гасырда Сара Садыйкова йөзек кашы булса, безнең гасырда - Зифа Нагаева." Моның белән килешми булмый, чөнки бүгенге концерт та шуны исбатлый", - диде.

Бу өчәүнең ныклы дуслыгы бик озын гомерле. Зифа Вәли кызы Фән абыйның нинди тугры дус булуы турында болай сөйләгән иде:

- Бервакыт Фән Вәлиәхмәтов безнең авылга баргач, әнинең хәлен белергә кергән. Озак кына сөйләшеп утырганнар, ул кайтырга булгач, әни, яңа пешкән икмәген биреп, капка төбенә кадәр бертуктаусыз сөйләп, озатып калган. Фән кайтып җитсә, документлары тулы сумкасын әни янында онытып калдырганын аңлап, башына ябышкан. Нишләсен, кире әни янына кайткан. Тагын чәй яңартканнар, тагын сөйләшеп сүзләре бетмәгән. “Их, без сине "О, Зифа", дип, һушлар китеп яратабыз, ә бит синең әниеңдә 15 Зифа Нагаева яши, вакытында ачылмаган гына бу талант”, — дигән иде шул чакта Фән Вәлиәхмәтов.

Зәйтүнә апабызның үзенә охшап, кечкенә дә төш кенә кызы күркәм юбилеен билгеләде. Без Зифа Вәли кызына чиксез сокланабыз һәм бар яклап та зур бәхет телибез!

Фото: социаль челтәрдән.