Татарстанда үсеп килүче буын арасында татар телен үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән масштаблы белем бирү проекты старт ала. Икенче марттан республиканың 62 мәчетендә һәм барлык Ислам мәгариф оешмаларында мәктәп укучылары өчен бушлай татар теле дәресләре башлана. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Курслар Татарстанның 34 районында узачак, бу республиканың төрле почмакларыннан килгән балаларга сыйфатлы тел белеме алырга мөмкинлек бирәчәк. Мәчетләрдән тыш, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең әйдәп баручы Ислам мәгариф оешмалары да дәресләр өчен мәйданчыклар булачак. Алар арасында Казан ислам университеты, Россия ислам институты, сигез мәдрәсә, шулай ук Казанда «Госмания», Алабугада «Ихсан» мәктәпләре һәм Апас бистәсендә «Хаҗар» рухи-әхлакый үзәге бар. Дәресләрне барлык нокталарда да балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган ю