Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кызлар белән танышырга теләсәң...

Зыян күрүче Интернетта танышу эзләгән һәм очраклы рәвештә шикле сайтка эләккән. Күрсәтелгән номер буенча шалтыратудан соң, үзен "ресурс администраторы" дип таныштырган чит кешедән шалтырату килгән. Ул хәбәр иткәнчә, янәсе, зыян күрүченең мөрәҗәгате аркасында бит ябылган һәм хәзер аңа зур компенсация түләргә туры киләчәк.
Ир җинаятьчеләрнең таләбен үтәгән, күрсәтелгән счетларга якынча 38 мең сум күчергән. Ләкин шалтыратулар дәвам иткән. Бер төн эчендә мошенниклар корбанны өстәмә акча күчерергә күндергән, зыянның гомум суммасын 154 мең сумга кадәр арттырган.
Аннары ирдән ярты миллион сум күчерүне таләп иткәннәр. Күпмедер вакыт узганнан соң гына ир мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлаган һәм полициягә килгән.
Мошенниклык турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Оглавление
     Кызлар белән танышырга теләсәң...
Кызлар белән танышырга теләсәң...

Кызлар белән танышырга теләсәң...

Интернетта чибәр кыз белән танышу теләге бер иргә зур суммага төшкән. 38 яшьлек ир җинаятьчел схема корбаны булган.