Техника һәм кораллану дәрәҗәсе нинди генә булмасын, теләсә нинди хәрби операциянең уңышы яугирләргә, аларның батырлыгына, һөнәри осталыгына бәйле. Бүген пилотсыз очу аппаратлары операторлары махсус хәрби операция зонасында һөҗүм бүлекчәләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Бу системаларны хәрбиләр үзләре “безнең күзләр” һәм югары төгәллектәге корал, ди. Пилотсыз очу аппаратлары разведкада, артиллерия утын кирәкле ноктага юнәлтүдә зур роль уйный. Бүгенге язмабызның герое Владимир – БПЛА операторы.
Аның позывное – “Унөченче”. Батыр якташыбыз 11 яшендә әти-әнисез калган, балалар йортында тәрбияләнгән. Тумыштан көчле рухлы булуы аңа язмыш сынауларына бирешмичә, тормышның сикәлтәле юлларыннан ышанычлы атларга ярдәм итә. Кечкенәдән ул музыка белән мавыга, җырларга ярата, дзю-до секциясендә шөгыльләнә. Максатчан булуы нәтиҗәсендә, буй җиткергәндә егет инде спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти. Махсус хәрби операциягә киткәнче ул электрик булып эшләгән, автомобильләр сату белән д