Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

⛪️Олы уразаның икенче атнасы – Изге Григорий Палама истәлеге

Изге Григорий Палама XIV гасырда яшәгән һәм кызу бәхәсләрдә катнашкан. Бер бәхәстә ул, ураза тотып, келәүдә булып, Ходай яктылыгын күрү, тою мөмкинлеге барлыгын исбатлаган. Бу туктамыйча Иисус иманын уку һәм аның көче хакында. “Эй, Ходай Иисус Христос, Ходай улы, мин жазыклыны жарлыка!” – дигән иман белән кеше үзенең йөрәген, күңелен җазыклы теләкләрдән, ымсынулардан арындыра һәм Ходай яктылыгына тартыла. Ходай яктылыгы, Иисус Фавор тавында үзенең өйрәнүчеләренә иңдергән яктылык кебек, Алла данының кодрәтен һәм тулылыгын күрсәтә. Бу – тәре һәм иман кешедә Җирдәге тормышларында ук ярдәм итә һәм мәңгелек тормыш Патшалыгына әзерли, дигән сүз. Бу атнаны яктырылу (чистарыну) седмицасы дип тә атыйлар. Бу атнада әйтелгән иманнар тәүбә иткән һәм ураза тоткан кешеләрнең чистарынуына юнәлтелгән. Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/oly-urazanyn-ikence-atnasy-izge-grigorii-palama-istalege

⛪️Олы уразаның икенче атнасы – Изге Григорий Палама истәлеге

Изге Григорий Палама XIV гасырда яшәгән һәм кызу бәхәсләрдә катнашкан. Бер бәхәстә ул, ураза тотып, келәүдә булып, Ходай яктылыгын күрү, тою мөмкинлеге барлыгын исбатлаган. Бу туктамыйча Иисус иманын уку һәм аның көче хакында. “Эй, Ходай Иисус Христос, Ходай улы, мин жазыклыны жарлыка!” – дигән иман белән кеше үзенең йөрәген, күңелен җазыклы теләкләрдән, ымсынулардан арындыра һәм Ходай яктылыгына тартыла. Ходай яктылыгы, Иисус Фавор тавында үзенең өйрәнүчеләренә иңдергән яктылык кебек, Алла данының кодрәтен һәм тулылыгын күрсәтә. Бу – тәре һәм иман кешедә Җирдәге тормышларында ук ярдәм итә һәм мәңгелек тормыш Патшалыгына әзерли, дигән сүз. Бу атнаны яктырылу (чистарыну) седмицасы дип тә атыйлар. Бу атнада әйтелгән иманнар тәүбә иткән һәм ураза тоткан кешеләрнең чистарынуына юнәлтелгән.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/oly-urazanyn-ikence-atnasy-izge-grigorii-palama-istalege