Ә исән калган бердәнбер туристка - 67 яшь. Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгында аның хәле турында нечкәлекләр хәбәр иттеләр. Ул авыр хәлдә дәваханәгә озатыла, аның тормышы өчен табиблар көрәшә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, туристлар карны казып, тент белән капланган чокырда кунган. Анда алар берничә көн үткәргән. Көчле җил аркасында тайгадагы өйгә барып җитә алмаган.
"Төркемнең юлга чыгуы (20 февраль) һәм эзләүгә гариза бирү (27 февраль) арасындагы аерма бер атна тәшкил итте. Бу хәлиткеч була алган югалган вакыт. Бу көннәрдә, авыр һава шартларына - тирән кар һәм -30 градуска кадәр салкыннарга карамастан, без кеше көченнән килгәннең барысын да эшләдек", - дип хәбәр иттеләр "Лиза Алерт" эзләү отрядында.
Исегезгә төшерәбез, Уфадан тәҗрибәле туристлар 20 февральдә Кама буе таулары буйлап кар машиналарында йөрергә киткән. Алар 24е әйләнеп кайтырга тиеш булган, әмма элемтәгә чыкмаган.
Аларны эзләү 1 мартта тәмамланган. Дүртесе һәлак булган, берсе исән калган. Җинаять эше кузгатылган