Имән авылында яшәүче Фаридоновлар гаиләсе сигез балага ата-ана назы бүләк иткән. "Дуслык бизәкләре" район фестивалендә аларның чыгышын халык алкышларга күмде. Фаридоновлар гаиләсенең үз балалары инде үсеп буй җиткереп, үзаллы тормыш көтәләр. Үз канаты астына алган сабыйларны тәрбияләү белән мәшгуль алар. Төрле милләт, төрле характерлы сабыйларны , әлбәттә, тәрбияләү җиңел түгелдер. Киң күңелле Фаридоновлар гаиләсенең чыгышын караганнан соң, халык дәррәү килеп кул чапты. Сабыйлар тормышта үз юлларын, үз бәхетләрен тапсын диясе килә.
Балтачлылар сигез баланы үз канаты астына алганнар
1 марта1 мар
1
~1 мин