Таңнан дөбердәгән тавышка уянып киттек. Дөбер-шатыр калай түбәдән кар шуып төшә... Урамга чыктык. Тәрәзәләр күренми диярлек. Ярый әле түбә исән-сау. Шуңа куандык. Печмәнтаудан актив хәбәрчебез Зөлфия Минһаҗева: "Күршеләр белән бер-беребезгә сәлам бирә-бирә куана-куана кар көрибез, - диде. - Иртүк торуга кар өйгән була. Ялгыз апайларга да булышабыз. Әле менә кичә генә мәчетнең тирә-юнен чистартып мендек. Менә шулай кар өемнәре белән сугыша-сугыша бергәләп яшәп ятабыз". Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина: "Хәзер күршеләрне күрмибез. Өйләрне кар каплады", - диде.