! Бүген нинди Халыкара көн икәнне беләсезме? Халыкара гражданнар оборонасы көне. Һәм халыкара комплиментлар көне. Һәм песиләр көне. Һәм... Бу песиләр фотоларын кайдан алдыгыз дисәгез, хәзер әйтәм. Алар каяндыр "урлап" алынган фотолар түгел. Диван башында утырганы бер ялгыз әби песие. Ярый әле иптәшкә песием бар, дип әйтте ул күңеле тулып. Баскыч төбендә ризык көтеп утырганнары - безнекеләр, шактый еллар инде аңа, хәзер тормышлар үзгәрде, баскычлар да икенче, ишегаллары да, песиләр дә... Өченче фото - Арча станциясендә автобус тукталышы павильонында. Автобус көтеп утырулары 😊 Дүртенчесе - Арчаның Вахитов урамында кичә генә төшереп алынды. Бик матур песи. Песиләрне рәнҗетмик. Р.Надршина.