Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Алты укучым татар филологиясендә белем ала”

Бүген Уфада узган “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясендә сүз тел сагында торучы педагогларга да бирелде. Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова – тәҗрибәле, сәләтле, исеме республикада киң билгеле мөгаллимәләрнең берсе. Бүген ул чыгышында милли үзаңлы, ватанпәрвәр балалар тәрбияләү ысуллары, еллар дәвамында сыналган шәхси эш тәҗрибәсе белән таныштырды.
“20 еллык эш стажымның 14 елында татар теле һәм әдәбиятыннан укытам. Атнасына бер татар теле һәм әдәбияты сәгатьләрендә балаларга әллә нинди белемнәр дә, тәрбия дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә вакытымның күп өлешен сыйныфтан тыш эшчәнлеккә бүләм. “Күпнокта” электрон гәзите чыгарабыз, “Салават күпере” курчак театры, “Халкымның күңел бизәкләре” дигән чигү түгәрәге уңышлы эшләп килә.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле мәктәптәге “Без бергә” волонтерлар штабын җитәклим һәм укучыларымны да актив эшчәнлеккә җәлеп итәм. Бо
Оглавление
    “Алты укучым татар филологиясендә белем ала”
“Алты укучым татар филологиясендә белем ала”

“Алты укучым татар филологиясендә белем ала”

Милләт җыенында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова милли үзаңлы укучылар тәрбияләү алымнары турында сөйләде.

Бүген Уфада узган “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясендә сүз тел сагында торучы педагогларга да бирелде. Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова – тәҗрибәле, сәләтле, исеме республикада киң билгеле мөгаллимәләрнең берсе. Бүген ул чыгышында милли үзаңлы, ватанпәрвәр балалар тәрбияләү ысуллары, еллар дәвамында сыналган шәхси эш тәҗрибәсе белән таныштырды.

“20 еллык эш стажымның 14 елында татар теле һәм әдәбиятыннан укытам. Атнасына бер татар теле һәм әдәбияты сәгатьләрендә балаларга әллә нинди белемнәр дә, тәрбия дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә вакытымның күп өлешен сыйныфтан тыш эшчәнлеккә бүләм. “Күпнокта” электрон гәзите чыгарабыз, “Салават күпере” курчак театры, “Халкымның күңел бизәкләре” дигән чигү түгәрәге уңышлы эшләп килә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле мәктәптәге “Без бергә” волонтерлар штабын җитәклим һәм укучыларымны да актив эшчәнлеккә җәлеп итәм. Болар барысы да балаларны матур әдәбиятка якынайта, сөйләм телләрен үстерүдә, җәмгыятьтә үз-үзләрен тота белеп, актив hәм сәләтле кешеләр булып үсүендә әhәмияте роль уйный”, – диде Зөлфия Җәмил кызы.

Мөгаллимә билгеләвенчә, балаларны туган телле итеп тәрбияләүнең тагын бер нәтиҗәле алымы – милли матбугатка якынайту. Каран укучылары башлангыч сыйныфтан балалар өчен татар телендә чыгып килүче гәзит-журналларны укып үсә. “Әллүки” журналына һәр ярты ел саен сыйныфлар белән язылалар, бик яратып укыйлар.

Педагогның хезмәт нәтиҗәсе укучыларының республика, төбәкара, Халыкара конкурсларда һәрвакыт призлы урыннар яулавында ачык чагыла.
“Горурланып әйтә алам: бүген алты укучым татар филологиясе факультетларында белем ала, үзләренең педагогик практикаларын безнең мәктәптә үтәләр”, - диде Зөлфия Мансурова.

Динар Кәлимуллин фотосы.