Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Барысы да Җиңү өчен!"

"Кадерле конференциядә катнашучылар, безнең чараның хөрмәтле кунаклары!
Сезне чын күңелдән сәламләргә һәм бүгенге истәлекле вакыйга белән котларга рөхсәт итегез!
Һәр халык өчен төп өстенлекләр – туган телне, мәдәниятне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау.
2026 ел Президент Владимир Путин тарафыннан - "Русия халыклары бердәмлеге елы", ә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде.
Татарларның милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар абруйлы һәм дәрәҗәле. Аларның һәркайсы милли дәүләт сәясәтен, шул исәптән Русия Федерациясе Президенты В. Путин һәм Башкортстан Башлыгы Р. Хәбиров куйган гомумдәүләт бурычларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә.
Оешма тарафыннан башкарылучы эшләр җәмгыятьне берләштерүгә һәм төрле милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешүгә ярдәм итүче дәүләт милли сәясәтен гамәлдә тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.
“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмас
Оглавление
    "Барысы да Җиңү өчен!"
"Барысы да Җиңү өчен!"

"Барысы да Җиңү өчен!"

Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Уфада үтүче конференциясендә аның Советы рәисе Римма Үтәшева чыгыш ясады.

"Кадерле конференциядә катнашучылар, безнең чараның хөрмәтле кунаклары!
Сезне чын күңелдән сәламләргә һәм бүгенге истәлекле вакыйга белән котларга рөхсәт итегез!

Һәр халык өчен төп өстенлекләр – туган телне, мәдәниятне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау.
2026 ел Президент Владимир Путин тарафыннан - "Русия халыклары бердәмлеге елы", ә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде.

Татарларның милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар абруйлы һәм дәрәҗәле. Аларның һәркайсы милли дәүләт сәясәтен, шул исәптән Русия Федерациясе Президенты В. Путин һәм Башкортстан Башлыгы Р. Хәбиров куйган гомумдәүләт бурычларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә.

Оешма тарафыннан башкарылучы эшләр җәмгыятьне берләштерүгә һәм төрле милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешүгә ярдәм итүче дәүләт милли сәясәтен гамәлдә тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.
“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Русия Федерациясе Конституциясенең ил халыкларының, шул исәптән татар халкының, телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән нормаларын үтәү буенча эзлекле рәвештә гамәли адымнар ясый. Оешма эшчәнлегенең хокукый нигезен “Милли-мәдәни автономия турында” Федераль закон тәшкил итә, аның кысаларында мәдәни күптөрлелекне яклау һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте гамәлгә ашырыла. Безнең эш Россия халкының бердәмлеген ныгытуга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлтелгән “2036 елга кадәр чорга Русия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе”ндә бәян ителгән максатларны турыдан-туры үтәүгә бәйле.

Бүген без залдагы барлык укытучыларны сәламлибез һәм аларга татар телен саклауга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт әйтәбез.
Педагоглар ярдәме белән республикада дәүләт телләрен генә түгел, Башкортстанда яшәүчеләрнең башка халыкларның телләрен, шул исәптән татар телен дә укыту һәм өйрәнү гамәлгә ашырыла.
Ел дәвамында республика мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүгә бәйле төрле чаралар уза. Мәсәлән, гыйнвар аенда туган телләр буенча олимпиада уза. Чынлыкта, олимпиадаларда катнашу танып-белү активлыгын стимуллаштыра, конкурентлык сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итә һәм яшьтәшләре белән аралашу аша укучыларның социаль тәҗрибәсен киңәйтә. Әлеге чараларның мөһимлеген укучыларның ата-аналарына да җиткерергә кирәк.

Апрель аенда хәзерге татар теленә нигез салучы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган тематик дәресләр үткәрелә. Бу чаралар ике мөһим датага багышлана: классикның туган көне һәм шул ук көнне билгеләп үтелүче Татар теле көне. Шулай ук, Уфа “Нур” дәүләт татар театрында “Тукай моңнары” проекты уза, анда катнашучылар бөек татар классигы әсәрләрен укуда үз талантларын күрсәтә.

Безнең “Пушкин, Тукай, Кәрим” проекты да зур популярлык казанды. Бу конкурска балалар рәсемнәре кабул ителә. Конкурсның максаты – үсеп килүче буын арасында рус, татар һәм башкорт әдәбиятының күренекле вәкилләре Александр Пушкин, Габдулла Тукай һәм Мостай Кәрим иҗатына кызыксынуны арттыру. Матур әдәбият әсәрләрен өйрәнү юлы белән иҗатны пропагандалау мәдәни мирасны тирәнрәк аңларга ярдәм итә һәм яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыра.
Киләчәктә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтов иҗатына багышланачак проектны да эшләргә һәм гамәлгә ашырырга тәкъдим итәбез. Аның күп әсәрләре Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек белән тулы, бу безнең үсеп килүче буын өчен бик мөһим.

Кунакчыллыгы белән танылган татар халкы киләчәк буынга тапшырылырга тиешле традицияләрне кадерләп саклый. Безнең “Бәлеш-фест” проекты нәкъ менә шундый традицияләрне саклауга юнәлтелгән. Кунакчыллык юмарт сыйлауда чагыла, бу, үз чиратында игенчелектән алып кулинариягә кадәр булган күп һөнәрләрне саклап калуны таләп итә. Бу күнекмәләр югалмасын һәм буыннан-буынга күчсен өчен югала барган һөнәр-кәсепләрне яңартуга юнәлтелгән яңа проект эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк.

Татар халкының кыйммәтләре системасында ныклы гаилә кору һәм балаларны тәрбияләү төп бурычларның берсе булып тора. Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән “Зур һәм тату гаилә елы” кысаларында Федоровка районында автономия тарафыннан билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, быел без традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән “Гаилә учагы” проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Шулай ук Нефтекама шәһәрендә “Нәнәй” социаль-остазлык проекты уңышлы гамәлгә ашырылды, ул буыннар диалогына юнәлтелгән, анда өлкәннәрнең зирәклеге һәм тәҗрибәсе яшьләрнең энергиясенә һәм игътибарына кушыла. Әлеге проектны алга таба да гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Бөек җырчы Фәридә Кудашева һәм музыкант Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” республика җыр һәм музыка конкурсы – иң танылганнарының берсе. Әлеге конкурс унөч ел дәвамында “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән республика Мәдәният министрлыгы, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимияте ярдәмендә үткәрелә. Конкурс халык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә генә түгел, ә талантлы яшь башкаручыларны ачыкларга да ярдәм итә.

2025 елдан без “Ике аккош” конкурсын үткәрү тәртибен үзгәрттек. Хәзер Авыргазы һәм Чишмә районнарында сайлап алу этаплары ел саен уза, ә Гала-концерт биш елга бер мәртәбә булачак. Киләсе шундый зур концерт 2030 елда планлаштырыла.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар бер-берсеннән күпкырлы мәнфәгатьләре, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Ә бу – безнең һәрберебезнең эш нәтиҗәсе. Яңа проектлар булдыру темпын акрынайтмыйча алга барырга кирәк. Якын арада Кушнаренко районына игътибар итәргә киңәш итәбез, чөнки яңа идея барлыкка килде. Аерым алганда, бу районда без төрле телләрдә патриотик җырлар фестивале уздырырга тәкъдим итәбез. Нәкъ шушы җирлектә 1941-1943 елларда Кушнаренко авылында Коминтернның махсус мәктәбе урнашкан булган. Анда шөгыльләнүчеләр арасында Долорес Ибаррури, Маркус Вульф, Иоганн Вайнгард, Клемент Готвальд, Франсин Фромон, Даян Мурзин һәм башкалар булган. Минемчә, бу проектыбыз да тормышка ашар!

Районда әтиләр роленә багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Кушнаренко районы өчен тагын бер проект – «Әтиләр – дәүәтиләр» проектын тәкъдим итәбез.

Без махсус хәрби операция үткәрү шартларында иҗтимагый оешмабызның эшчәнлеген аеруча билгеләп үтәргә телибез һәм тиешбез. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында төп идея итеп “Барысы да җиңү өчен!” девизын атады, моның белән ул махсус хәрби операциягә, алгы сызыктагы сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүне иң мөһим бурыч дип атады.

СВО геройлары турында чын тарихны җыюны һәм таратуны системалаштырырга, шулай ук тарихи дөреслекне саклау аша гомум батырлыкка хөрмәт формалаштыру максатларында Русия халыкларының каһарманлыгын күрсәтүче күргәзмәләрне, басмаларны һәм белем бирү модульләрен кертеп, мәгърифәтчелек проектларын эшләргә тәкъдим итәм.
Йомгак ясап, Римма Әмир кызы чарада катнашучыларның игътибарын хәл итүне таләп итүче проблемаларга юнәлтте.