бүлеге хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары белән очрашты. Очрашуда полиция участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Салават Галиуллин катнашты. Ул булачак педагогларга төрле бүлекчәләрнең эш үзенчәлекләре, яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау, балалар һәм яшүсмерләр хокукларын яклау турында сөйләде. Аудитория участок хезмәткәренең реаль эш көне, көндәлек чакырулар һәм төрле сигналларга оператив җавап бирүнең әһәмияте белән танышты. Очрашуның кульминациясе – эчке эшләр органнарына хезмәткә керү тәртибе: таләпләр, социаль гарантияләр, ведомство вузларында уку мөмкинлекләре һәм карьера перспективалары. Ачык әңгәмә форматында узган очрашуда студентлар сорауларына тулы җаваплар алдылар. ✍️ Гүзәл Исмәгыйлева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең юрисконсульты
Һөнәри юнәлеш бирү һәм эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең абруен күтәрү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча
28 февраля28 фев
~1 мин