Республикада яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының тагын бер эре проекты – 2025 елның нәтиҗәләренә багышланган һәм аның чикләрендә барлык өлкәләрне үстерүгә үз өлешен керткән татар җәмәгатьчелеге, оешмаларны һәм милли хәрәкәттә актив катнашучыларны билгеләү белән бәйле күләмле зур чара үткәрергә әзерләнүе турында язып узган идек.
“Башкортстан татарлары конгрессы”ның һәм “Кызыл таң” гәзите редакциясенең әлеге уртак проекты февраль аена планлаштырылган иде. Чираттагы җыелышта фикер алышканнан соң, “Әйдә, халыкка хезмәткә!” шигаре астында оештырылучы бу күләмле чараны бөек татар әдибе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап һәм аның туган көненә туры китереп, апрель аена күчерергә карар ителде.
Әйтеп үтүебезчә, чарада еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләсе елга планнар билгеләү, актив эшчәнлек алып барган бүлекчәләрнең тәҗрибәсен өйрәнү белән беррәттән, төрле номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы да узачак. Конкурска ба