Моң канатларыгыз талмасын!
Диана һәм Раил Гыйззәтуллиннар алып барган чараларга ихтыяҗ һәрвакыт зур
“Болынны чәчәк бизәгәндәй, яшәү юлларын җыр бизи”, ди халык. Әйе, халкыбызның җыр мирасы – бихисап бизәкле шигъри бер дөнья ул. Юккамыни җырның хискә бай нәфис сүзләре, дәрткә бай тылсымлы музыкасы халкыбызның рухи бөтенлеген чагылдыра.
Шунысы куанычлы: милләтебезнең булачак сәхнә йолдызлары әледән-әле туып тора, күпләре халык арасында абруй казана. Бөре шәһәрендә яшәүче Диана һәм Раил Гыйззәтуллиннар да – шундыйлардан.
– Калтасы районының Красный Холм авылында сәнгатькә гашыйк нефтьчеләр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен, – ди Раил Хәмит улы, балачагын искә алып. – Сәнгатькә сөю гаиләбездән килә. Әнием Рәйсә Хәким кызы чыгышы белән Яңавыл районының Яңа Кодаш авылыннан, искиткеч матур җырлый. Бүген дә, 95 яшендә булуына карамастан, җыр-моңнан аерылмый, ул башкарган һәр җыр күңелгә якын, җанга дәва. Әтиемнең тамырлары исә Гафури районының Карлы авылыннан. Картәтием Гомәр Лотфулла улы тирә-якта оста гармунчы булган, картәнием өздереп курайда уйнаган.
Раил, Красный Холм урта мәктәбендә уку белән бергә, балалар музыка мәктәбендә баян сыйныфында шөгыльләнә. Кечкенәдән кулыннан баянын төшермәгән егет арытаба Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Шул ук вакытта район Мәдәният сараенда һәм үзе белем алган уку йортында аккомпаниатор булып эшли. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, туган ягына кайтып, Красный Холмдагы 1нче урта мәктәптә физика, математика, җыр дәресләре укыта.
Арытаба язмыш җилләре Раил Хәмит улын янә Бөрегә алып кайта, район Мәдәният сараена аккомпаниатор булып эшкә урнаша. Соңыннан Бөре психоневрология интернатында мәдәни чаралар оештыручы булып эшли.
– Педагогия институтының соңгы курсында укыганда язмыш мине Мишкә районының Кәмәй авылы гүзәле Диана белән очраштырды. Ул мин укыган факультетта беренче курста белем ала иде. Арытаба гаилә кордык, – дип сүзен дәвам итә Раил Гыйззәтуллин.
Диана Фәнис кызы да җыр-моңга гашыйк, кулыннан килмәгән эш юк. Югары белем алгач, берничә ел хисапчы, кассир булып эшләгән. Бүген инде ул ире Раил белән мәдәни чаралар оештыручы вазыйфасында.
Тынгы белмәс, бер-берсен ярты сүздән аңлап, ярдәм итеп яшәүче бу матур гаилә үзләре кебек итагатьле өч бала тәрбияләп үстергән. Кызлары Азалия, Пермь дәүләт медицина университетын тәмамлап, Уфада эшкуарлык белән шөгыльләнә. Уллары Азамат Уфа дәүләт нефть-техник университетында магистратурада белем ала. Азат Бөре шәһәрендәге 7нче урта мәктәптә 5нче сыйныфта укый.
“Алма агачыннан ерак төшми”, ди халык. Гыйззәтуллиннарның балалары да кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Азалия музыка мәктәбендә – вокал, Азамат баян сыйныфын тәмамлаган. Азат та абыйсы белем алган сыйныфта баян серләренә өйрәнә.
Якташлары әйтүенчә, спортның күп төрләрен дә үз иткән Гыйззәтуллиннарның тырышлыгына, җитезлегенә хәйран калырлык. Раил Хәмит улы дистәдән артык уен коралы остасы. Баянда, саксофонда, гитарада, татар, башкорт курайларында, әрмән дудугында, тальян гармунда, пан-флейтада булсынмы – һәркайсында өздереп уйный, тамашачыны моңлы көйләре, матур тавышы белән таң калдыра. Әйткәндәй, ул – Башкортстанда әрмән дудугында уйный белүче бердәнбер кеше. Аның туган җиргә дан, ихтирам һәм мәхәббәт белән сугарылган көй-моңнары сәнгать сөючеләрдә илаһи көч, яшәү дәрте уята. Иң мөһиме – яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, фәһем бирә, кешелекле, итагатьле һәм кечелекле булырга өйрәтә.
Тырышлыгы, үҗәтлеге белән сәнгатьтә зур тәҗрибә туплаган ачык йөзле, шат күңелле Раил Гыйззәтуллин әледән-әле зур җиңүләргә ирешә. 2002 елда ул Иваново шәһәрендә узган Бөтенрусия “Уйна, гармун” бәйгесендә беренче урын яулый. Шул ук елда Яңавылда үткәрелгән “Моңга бай гармун бәйрәме”ндә Гран-прига ия була. 2004 елда аның исеме “Русиянең иң яхшы ун гармунчысы” исемлегенә кертелә. Моннан егерме ел элек ул Мәскәүнең Кремль сараенда узган “Уйна, гармун” бәйгесендә дә актив катнашып, тамашачыны таң калдыра.
Күптән түгел мәшһүр җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтовның тууына 75 ел тулды. Бу уңайдан республикабызда һәм күрше Татарстанда бихисап чаралар үтте. Шуларның берсе – дүртенче тапкыр үткәрелеп килүче “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” Бөтенрусия бәйгесе. Быелгы мәртәбәле конкурста Раил Гыйззәтуллин Гран-прига лаек булды. Әфарин!
Бик күп конкурсларда җиңү яулап, бихисап Мактау грамоталарына, дипломнарга ия булган Раил Гыйззәтуллинның күпьеллык, фидакарь эшчәнлеге, һичшиксез, Хөкүмәт бүләкләренә дә лаек! Республика җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы моны игътибар үзәгенә алып, Раил Хәмит улының эшчәнлеген лаеклы бәһаләр дигән теләктә калыйк.
Күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек җырлар башкаручы Раил Хәмит улын һәм аның күркәм гаиләсен Бөредә һәм тирә-якта белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Ул җәмәгате Диана Фәнис кызы белән байтак еллар татар, урыс һәм мари телләрендә хәләл туйлар, туган көннәр, юбилейлар, төрле мәдәни чаралар алып бара. Үзләренең транспорты, сәхнә киемнәре, музыкаль аппаратурасы бар. Уфада, Нефтекамада, Борай, Караидел, Мишкә, Бөре, Калтасы, Балтач, Дүртөйле, Благовещен һәм башка төбәкләрдә аларның чыгышын һәркем көтеп ала, көчле алкышларга күмә. Гомумән, алар алып барган мәдәни чараларга ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8-903-354-45-58. Рәхим итегез! Бу күркәм гаилә, аларның матур эшчәнлеге хакында социаль челтәрләрдә Диана Гыйззәтуллинаның шәхси сәхифәсендә дә танышырга мөмкин.
Сәнгать сөючеләрнең, якташларының ихтирамын тоеп, аларны үзләренең җыр-моңнары, үткәргән чаралары белән сөендереп, бер шатлыкны ике итеп яшәүче Диана һәм Раил Гыйззәтуллиннарның моң, илһам канатларының киләчәктә дә талмавын телисе килә.
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Бөре шәһәре.