Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Бәхетемне балетта таптым...”

Сәхнә түрендә илебезне шаулаткан, бер чама дан-шөһрәткә ия булган өч күренекле якташ – Башкортстанның, Татарстанның, Русиянең халык артистлары Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Нинель Юлтыева кебек шәхесләребезне бүген дә олы горурлык белән искә алабыз. Ни үкенеч, бүген аларның тәүгесе генә исән. Ут күршебез Татарстанда яшәгән Нинель Юлтыева хакында кайберәүләр бик хәбәрдар да түгелдер, бәлки. Танылган башкорт язучысы, җәмәгать эшлеклесе, репрессия корбаны Давыт Юлтыйның кызы, күренекле артистка, Петровский фән һәм сәнгать академиясе әгъзасы, профессор Нинель Юлтыева – сәнгатебез күгендә балкыган иң чагу йолдызларның берсе. Аның турында халыкта “балетның тере легендасы” дип әйтелүе, һичшиксез, урынлы. Татар һәм башкорт сәнгате тарихында Нинель Юлтыеваның калдырган якты эзе кемнәрне генә сокландырмады икән!
Күренекле балетмейстер, тәҗрибәле педагогның алтмыш биш елга сузылган иҗат юлы Казанда нәшер ителгән “Адажио моей памяти” дигән күркәм китапта ачык чагылыш тапкан. Бик матур, тир
Оглавление
    “Бәхетемне балетта таптым...”
“Бәхетемне балетта таптым...”

“Бәхетемне балетта таптым...”

Мәшһүр балерина Нинель Юлтыеваның 100 еллыгы уңаеннан

Сәхнә түрендә илебезне шаулаткан, бер чама дан-шөһрәткә ия булган өч күренекле якташ – Башкортстанның, Татарстанның, Русиянең халык артистлары Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Нинель Юлтыева кебек шәхесләребезне бүген дә олы горурлык белән искә алабыз. Ни үкенеч, бүген аларның тәүгесе генә исән. Ут күршебез Татарстанда яшәгән Нинель Юлтыева хакында кайберәүләр бик хәбәрдар да түгелдер, бәлки. Танылган башкорт язучысы, җәмәгать эшлеклесе, репрессия корбаны Давыт Юлтыйның кызы, күренекле артистка, Петровский фән һәм сәнгать академиясе әгъзасы, профессор Нинель Юлтыева – сәнгатебез күгендә балкыган иң чагу йолдызларның берсе. Аның турында халыкта “балетның тере легендасы” дип әйтелүе, һичшиксез, урынлы. Татар һәм башкорт сәнгате тарихында Нинель Юлтыеваның калдырган якты эзе кемнәрне генә сокландырмады икән!

Күренекле балетмейстер, тәҗрибәле педагогның алтмыш биш елга сузылган иҗат юлы Казанда нәшер ителгән “Адажио моей памяти” дигән күркәм китапта ачык чагылыш тапкан. Бик матур, тирән эчтәлекле һәм иллюстрацияләргә бай әлеге басмада шундый юллар бар: “Мин 1926 елның 3 февралендә Уфада срогыннан алда – хәлсез, җиде айлык булып туганмын. Хәтта елый да алмаганмын. Әнием шешәдән генә ашаткан. Картәнием: “Бу бала үлмәсә генә ярар иде”, – дип хафаланган...
Юлтыевлар гаиләсе Уфада тәүдәрәк ике катлы агач йортта (хәзер аның урынында республика Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы тора) яши. Гаилә коммуналканың бер генә бүлмәсен биләгән булса да, бирегә кемнәр генә килми! Башкорт интеллигенциясеннән Һәдия һәм Гобәй Дәүләтшиннар, Газиз Әлмөхәммәтов, Төхвәт Янәби, Булат Ишемгулов... Давыт Юлтый, шулай ук, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт белән еш аралашкан...
Ни аяныч, Юлтыевлар гаиләсен каһәрле язмыш сагалап торган. 1938 елда Нинельнең әтисе Давыт Юлтыйны “халык дошманы” дип гаепләп атып үтерәләр, ә әнисе Фатыйманы ун елга лагерьга озаталар.
Нинель Давыт кызы бәхетсез көннәрен искә төшергәндә болай дип куя: “Вакытны сайлап булмый, анда яшиләр һәм үләләр...”
Булачак балеринага ачы язмыш белән шактый якалашырга, төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Шулай, 1935 елда Ленинград хореография училищесына укырга балалар җыялар икән, дигән хәбәр тарала. Уфада сәләтле балаларны җыю белән танылган балетмейстер Фәйзи Гаскәров шөгыльләнә. Башкорт әдипләре Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәрнең кызлары белән беррәттән, исемлеккә Нинель дә эләгә. Сугыш башлану сәбәпле, ул училищены соңлабрак тәмамлый. Ятим бала әнисен, туганнарын сагына. Хәтта 13 яшьлек кенә көенә бер гаепсезгә төрмәдә утырган әнисе янына барырга форсат таба. Елаша-елаша кочаклашып очрашуларына, бер-берсенә “Нелечкә кызым”, “әнкәем-бәгърем” дип өзгәләнеп әйтелгән сүзләрне ишетә алуларына да шатлана әни белән кыз. Болары инде – бәгырьләрне өзгән, күңелләрне тетрәткән мизгелләр. Ун ел дәвамында сызланып, сагынып, җан авазы белән язылган хатлар ярдәмендә генә бәйләнеш тоталар...
Алдына изге максатлар куйган Нинель котырган давылларга каршы торырга үзендә ихтыяр көче таба. Училищены тәмамлаганнан соң, 1941 елның июлендә Нинель Давыт кызы юллама буенча Башкорт опера һәм балет театрына артистка булып эшкә урнаша. Яшәргә урын булмагач, яшь актриса баштарак театр бинасының сәхнә астында урындыкларда сәләмә генә пальтосын ябынып йоклый. Дан-шөһрәт яулаганчы, менә нинди сынаулы, сикәлтәле сукмаклардан атларга туры килә аңа!
Дәһшәтле сугыш чорында артистлар госпитальләрдә чыгыш ясый. Нинель Юлтыева иң тәүдә А. Даргомыжскийның “Русалка”, М. Глинканың “Иван Сусанин” спектакльләрендә катнаша. Соңрак Л. Деллибның “Коппелия” спектаклендә Сванильда, Л. Степановның “Аккош җыры”нда Зәйтүнгөл, Б. Астафьевның “Бакчасарай фонтаны” спектаклендә Мария рольләрен башкара. Әйткәндәй, “Аккош җыры” 1944 елның мартында тамашачыга беренче тапкыр күрсәтелеп, киносюжет та төшерелә.
Соңрак Уфада Нинель Юлтыева тәүге мәхәббәтен – Хәсби Фазлуллинны очрата. Озак та үтми, алар 1946 елда Казанга күченә. Нинель – опера һәм балет театрында балерина, ире исә Татар театрының дирижеры булып эшкә урнашалар. Еллар үтү белән училищены, Ленинград дәүләт консерваториясен тәмамлагач, аңа биредәге данлыклы Мариинск театры сәхнәсендә биергә мөмкинлек була, әмма ул Казанны сайлый. Юлтыеваның биографиясе, гомумән, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры, хореография училищесы, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты белән тыгыз бәйле. Соңгысында ул 1972 елда хореография кафедрасы оештыра һәм аңа егерме елга якын җитәкчелек итә. Нинель Юлтыева Ленинградта белем алган легендар шәхесләр – укытучылар Александр Ширяевка, Мария Романова-Ульяновага, Федор Лопуховка һәм башкаларга бурычлы һәм рәхмәтле.
Опера һәм балет театрында ике дистә еллап эшләү дәверендә Нинель Юлтыева прима-балеринага әверелә. Аның искиткеч матур биюе яхшы техника, грация, әйтергә яраса, үзенчәлекле очыш-хәрәкәткә һичшиксез бәйле. Балерина тарафыннан тудырылган образлар: Лауренсия һәм Тао Хоа (“Кызыл мәк”), Жизель һәм Сөембикә (“Шүрәле”), Катерина (“Таш чәчәк”, “Сольвейг (“Петр Гюнт”) һәм башкалар хореографик яктан югары дәрәҗәдә башкарылышы, нечкәлеге белән нык аерылып тора. Дәртләнеп, кинәнеп иҗат иткән чорда Нинель Юлтыеваның педагогик эшчәнлеге дә чәчәк ата башлый. Тамашачыларның, балет сәнгате өлкәсендәге тәнкыйтьчеләрнең искиткеч эчтәлекле, матур чыгышлары, мәкаләләре вакытлы матбугатта урын ала, кинохроникалар күрсәтелә...
1956 ел Нинель Юлтыева өчен шатлыклы чорларның берсе була. Бу елда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры башкаланың Ирек мәйданындагы яңа бинага күченә. Һәм монда беренче балет премьерасы сыйфатында Нинель Юлтыева тарафыннан
П. Чайковскийның “Аккош күле” спектакле куела. Моннан тыш, тәҗрибә туплый башлаган балетмейстер соңрак А. Ключаревның “Вальс”, “Укрощение строптивого”,
Н. Римский-Корсаковның “Шахерезада”, Ф. Шопенның” “Шопениана”, Ф. Яруллинның “Шүрәле”, Б. Астафьевның “Бакчасарай фонтаны”, Р. Гаджиевның “Елмаюыңны онытма” һәм башка әсәрләрне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында куюга ирешә.
Нинель Давыт кызы Татарстанда беренче професссиональ балерина һәм беренче хатын-кыз-балетмейстер гына түгел, ә татар хореография сәнгатенә, Казан хореография мәктәбенә нигез салучы буларак та билгелелек яулады. Авырлыкларны җиңәргә күнеккән Нинель Юлтыева хәләл көчен түгеп эшләде, буй җитмәс хыялларны тормышка ашырып, биек үрләр яулады. Һәм ул илебезнең күп кенә театр коллективларында үзенең ифрат бай тәҗрибәсе белән гомер дәвамында уртаклашты. Болардан тыш, Нинель Юлтыева 1974-77 елларда Каһирә (Мисыр) балет труппасының сәнгать җитәкчесе, баш балетмейстеры, балериналар классы педагогы да була. 1981-83 елларда – Каракас шәһәрендәге (Венесуэла) Симон Боливар исемендәге балет труппасы балетмейстер-педагогы. Күренекле совет балетмейстеры анда спектакльләр куя, классик биюләр буенча дәресләр бирә. Билгеле Аргентина биючесе Хулио Бокка да аңарда стажировка үтә. Каһирәдә Нинель Давыт кызы андагы балет йолдызлары Соня Саркис, Хәсән Шита кебекләр белән кулга-кул тотынышып эшли. Өч ел эчендә талантлы артистлар белән бергә ул “Шопениана”, “Аккош күле”, “Жизель” һәм башка спектакльләрне куя. Эшнең күркәм нәтиҗәсе – Каһирә труппасы Сүриягә, Югославиягә, Болгариягә, Япониягә гастрольләргә китә. Нинель Давыт кызы Каһирәдә эшләгәндә гастрольгә якташыбыз, атаклы балет артисты Рудольф Нуриев та килә. Ул монда контракт буенча “Жизель” спектаклен биш тапкыр куя. Әмма Нинель Юлтыева бик теләсә дә, аның белән очраша алмый. Шулай да, ул данлыклы якташы белән соңлап булса да, 1992 елда күрешә. Рудольф Нуриев “Щелкунчик”ка дирижерлык иткән була. Спектакльдән соң алар озак кына сөйләшеп утыра...
1989 елның июлендә әнисенең вафат булуын, аны Уфада соңгы юлга озатырга кайтып җитә алмавын балетмейстер бик авыр кичерә. Монысы инде, әлбәттә, җан газабы булып, бәгырьләрен телә...
Бөтен күңелен, җанын-тәнен биреп эшләгән балет сәнгате остасын кайда да алкышлап каршылыйлар, кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Һәр очрашу, спектакльләр, иҗат кичәләре күңелләрдә онытылмаслык хатирә булып кала. Әйткәндәй, бигрәк тә Нинель Юлтыеваның 75 яшьлек юбилее истәлекләргә бай булды. Анда Халыкара театр академиясе вице-президенты Николай Гришко профессор Нинель Юлтыевага алтын касә эченә куелган камея-портрет бүләк итте: юбилярны гына түгел, монда җыелган бөтен сәнгать сөючеләрне дә бик шатландырды. Алай гынамы соң?! Моңа кадәр беренче тапкыр “spacibо” дип язылган алтын медальонны күренекле балетмейстерга Венесуэланың Каракас шәһәрендә укучылары сиксәненче елларда аңа бүләк иткән булган.
Гомер тавына армый-талмый менеп барганда халыкара дәрәҗәгә күтәрелеп, сәнгать дөньясын шаулатуы Башкортстан белән Татарстан халкы гына түгел, данлыклы якташыбыз Нинель Давыт кызы белән бөтен илебез горурланды һәм бүген дә чиксез горурлана. Бу илаһи хисләр Израильдә яшәүче улы Мансурның да, бердәнбер оныгы Эльза Спекторның да (Фазлуллина) күңелләрен күптән биләп алган.
Әйткәндәй, 1992 елда ук ул биредә үзенең бию мәктәбен ачкан. Димәк, матур традиция, династия дәвам итә.
88 яшьтә бакыйлыкка күчкән, Казанда җирләнгән бөек балерина Нинель Юлтыеваны ике тугандаш республика халкы да онытмый. Төрле исем-дәрәҗәләрдән тыш, ул Салават Юлаев орденына лаек булды. Давыт Юлтыйның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Уфада, Ленин урамындагы йортка истәлек тактасы куелган, шулай ук башкаладагы бер урам аның исемен йөртә. Казанда исә данлыклы балерина хөрмәтенә 2023 елда барельефлы күркәм тактаташ ачылды, исеме Казан шәһәренең Почет китабына кертелде.
Русиягә билгеле, Башкортстан, Татарстан республикаларының олы горурлыгы булган Нинель Юлтыеваның сүзләре фәһемле һәм истәлекле: “Гомер юлым изге максат белән үтелгән. Ә тормышымдагы бәхетне мин балетта таптым. Шулай булып калачак та...”

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.