Йөрәкләр серләшкән чак...
Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы республикада актив милли-мәдәни эшчәнлек алып бара
Халкыбызның асыл кызы, төрки дөньясында беренче актриса, Татарстанда, Башкортстанда милли театр сәнгатенә нигез салучы, талантлы режиссер Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемен йөртүче оешмага нәфис сүзгә, җыр-моңга гашыйк шәхесләр тупланган, чөнки оешма әгъзаларының күпчелеге – иҗат кешеләре. “Сәхибҗамал”лылар арасында язучылар, шагыйрәләр, композиторлар, рәссамнар, журналистлар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре бар.
Оешма эшчәнлегенең төп максаты халкыбызның телен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, үзаңын үстерү, мәдәният, мәгариф, матбугатны куәтләү. Шуңа күрә дә үткәргән чаралар, башкарган эшләр дә шушы юнәлештә алып барыла.
Районнардагы бүлекчәләр эшчәнлеге дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Иң активлардан Борай, Кушнаренко, Чакмагыш, Миякә, Чишмә районнары бүлекчәләрен әйтеп үтәргә була.
Халкыбызда бердәмлектә – көч, дигән әйтем бар. Туган телебез саклансын, мәдәниятебез киләчәктә дә үсештә булсын өчен бердәм булырга кирәк. Башкортстан халыкларының Дуслык йорты, “Ихлас” мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы филиалы үткәргән чараларда теләп катнашабыз. “Ихлас” мәчете белән уртак проектларыбыз да бар. Былтыр беренчегә үткәрелгән “Мөнәҗәт конкурсы” – шундыйларның берсе. Әлеге конкурска заявкалар быел да кабул ителеп, Ураза гаетендә тантаналы чара узачак.
Оешма илебездә барган вәзгыятьтән читтә калмый. Ир-егетләребез ил мәнфәгатьләрен кан коеп яклаганда тылдагылар да гомум җиңүгә үз өлешен кертә. Бу – һәркайсыбыз өчен ватанпәрвәрлеккә сынау да. “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга дистәләрчә пар оекбаш бәйләп җибәрде, шулай ук өй токмачы кисү, шәмнәр эшләү, маскировка челтәрләре үрү кебек эшләр башкарыла. Укучылар һәм өлкәннәр белән солдатларга хатлар языла, СВОда катнашучыларны чакырып, “Батырлык сәгате” кебек патриотик чаралар, очрашулар үткәрелә. Ә инде оешманың якын дусты, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов белән ул СВОдан кыска вакытлы ялга кайтканда очрашу үзе бер зур вакыйгага әйләнә. Әле күптән түгел генә, 23 февраль бәйрәменә Ватанны саклаучылар көненә багышлап, СВО зонасына чираттагы посылкаларыбызны җибәрдек һәм ир-егетләребездән рәхмәт сүзләре язылган видеоязма да алдык.
Оешма әгъзалары һәрвакыт эзләнүдә, яңалыкка омтылуда. Моның нәтиҗәсе булып, яңадан-яңа проектлар туып тора һәм алар тормышка ашырыла. Күптән түгел Уфада “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының былтыр булдырылган “Йөрәктән – йөрәккә” проектының чираттагы кичәсе узды. Әлеге проектта катнашучылар әдәби кичәдә үзләренең иҗат җимешләре белән таныштыра.
Беренче әдәби кичәгә ике Халисә – шагыйрә, прозаик, драматург Халисә Мөдәрисова (Янгирова) белән шагыйрә, язучы, тележурналист Халисә Мөхәммәдиева чакырылды. Бу да юкка гына түгел, чөнки бу ике шәхес тә актив җәмәгатьчелек эшен алып бара, икесе дә “Сәхибҗамал” оешмасы оештырылганнан бирле аның актив әгъзалары булып тора.
Аннары әлеге проектта икесе дә шагыйрә, икесе дә мөгаллимә, икесе дә галимә, икесе дә танылган шәхесләр балкыды: Лилия Сәгыйдуллина һәм Альбина Хәлиуллина.
Бу юлы кичәгә ике шагыйрь, ике юмор һәм сатира остасы Мөнир Вафин белән Рәсим Рәхмәтуллин ( Рәсим Шәфи-Рәхмәт) чакырулы иде. Башкортстан Язучылар берлеге бинасында Дилбәр Булатова җитәкләгән Татар әдипләре берләшмәсе белән берлектә үткәрелгән чараны Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов ачып, чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде.
Ул үз чыгышында Мөнир Вафин һәм Рәсим Рәхмәтуллинның сәләтле шагыйрьләр булуын, аларның икесенең дә әдәбиятка зур өлеш кертүен ассызыклады һәм киләчәктә үзләренә алмашка яшьләрне алып килергә чакырды. Шулай ук, Айгиз Гыйззәт улы берлектә Татар әдипләре берләшмәсенең актив эшләвен билгеләп үтте, эшчәнлегендә уңышлар теләде, Язучылар берлеге белән “Сәхибҗамал” оешмасы арасында иҗади дуслык булдырылганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бу юлы да әдәби кичә берничә теманы колачлады. Шагыйрьләр тәүдә үзләренең балачагына, туган якларына багышланган шигырьләрен укыды. Аннары мәхәббәт, бәхет, фәлсәфи темаларга шигырьләр яңгырады. Авторлар тамашачы белән күзгә-күз карашып, аралашу вакытында уй-хисләрен, фикерләрен, тормышка карашларын шигырьләре аша җиткерде.
Чарада Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары: Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, авторларның шигырьләрен сәнгатьле укып, чараның бизәгенә әверелде. Аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.
84нче Татар гимназиясе укучылары Амалия Мокроусова белән Артем Имангулов (җитәкчеләре – Рита Булатова), балалар бакчасына йөрүче кечкенә Кәрим Сәгытдинов (җитәкчесе – Айгөл Ахунова) Мөнир Вафинның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләп, тамашачы сөюен яуладылар. Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуровның югары дәрәҗәдә сәнгатьле шигырь укуы күпләр өчен ачыш булды һәм ул көчле алкышларга күмелде.
Әдәби кичәдә катнашучыларны күңелле сюрприз да көтә иде. Мөнир Вафин һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәткә, шигъри пародияләр иҗат итүчеләр буларак, бер-берсенә багышлап язылган пародияләрне укып ишеттерү тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, ике шагыйрь дә бу биремгә бик җитди әзерләнеп килеп, тамашачыларның кәефен күтәрсә, үзләре тагын да көчлерәк алкышларга күмелде.
Күңелләрне сафландырган, илһамландырган әдәби кичәдә шигъри сүзгә сусаган тамашачыларның тын алышына кадәр ишетелеп торды һәм ул, бик тиз узып китеп, таралышканчы ук киләсе очрашуларны көтә башладык. Димәк, йөрәктән – йөрәккә сөйләшү килеп чыкты!
Зөһрә ИСЛАМОВА,
Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе.