Безнең журналистларның хезмәт сәгате бер калыпка гына салынмаган. Ул иртәнге алтыларда ук социаль челтәрләргә беренче пост куюдан башлана. Тугыздагы планеркада көн дәвамында эшләнәселәрне барлагач, һәркем үз юнәлешендә чараларга бара, аннан кайтып гәзиткә, сайтка яза, республика дәрәҗәсендәге мөһим вакыйгаларны яктырту, халыкка җиткерү эше төнге унберләргә кадәр дәвам итә. Шулай, кем әйтмешли, “тавык чүпләсә дә бетмәс” эшләрне бердәм булып, бергә тарта коллектив. Шул арада бәйрәмнәре дә булып ала, анда инде күңел ял итеп, яшәргә, эшләргә илһам аласың. Шундый бәйрәмнәрнең берсе – ул гәзитнең туган көне, 1 март алдыннан узган елда “Кызыл таң” белән тыгыз элемтәдә торган иҗатчылар – лауреатлар, баш мөхәррир призына лаек булучылар, редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр белән очрашу. Алар безгә башкаладан гына түгел, Башкортстанның төрле районнарыннан да килә. Бу көнне күңелле очрашулар, дусларча гәпләшүләр белән редакция гөрләп тора. Быел да шулай булды. – Без ел саен гәзитебезнең т