“Антракт” 1989 елга кадәр дәвам итә, нәкъ шул чакта бер төркем фикердәшләр һәм татар театры дип янучылар “Нур” театрын һәвәскәр студия буларак тергезә. 1991 елда Башкорт АССР Министрлар Советы карары белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры оештырыла. “Нур” театры репертуарының нигезен бүген милли классика, хәзерге татар һәм башкорт драматургиясе тәшкил итә. Театрның төп байлыгы – әлбәттә, аның артистлары. Иҗади уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен аларның күбесе мактаулы исемнәргә лаек булды. Үзенең актив гастроль эшчәнлеге, Халыкара, Бөтенрусия фестивальләрендә һәм форумнарында катнашуы белән театр Башкортстан Республикасыннан читтә дә киң танылу алды.
Бүген “Нур” 34нче иҗат сезонын үткәрә. Һәм, һәрвакыттагыча, аның мәдәни тормышы кайнап тора. Театр, тамашачысын үз бинасында спектакльләр белән сөендереп кенә калмыйча, гастроль эшчәнлеген дә киң җәелдерә. Аерым алганда, театр 29 гыйнварда Мәскәүдә Мимика һәм Ишарәләр театрында гастрольдә булды. Мәскәү тамашачысына күренекле драмат