Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Якташыбыз – Русия Герое!

– Русия үзенең киләчәге, бәйсезлеге, гаделлек өчен көрәшә, ә бу көрәшнең алгы сызыгында көчле, кыю, фидакарь кешеләр: Кораллы Көчләр солдатлары һәм офицерлары, милли гвардия гаскәрләре сугышчылары, Эчке эшләр министрлыгы, махсус хезмәтләр һәм бүлекчәләр хезмәткәрләре, – диде Владимир Путин. – Бүген Кремльдә гаять тәҗрибәле һәм яхшы белемле профессионаллар җыелды. Болар – махсус хәрби операциянең башыннан ук үз солдатлары белән янәшә сугышкан, бөтен сынауларны үз полкташлары белән уртаклашкан командирлар. Бу – ныклы әхлакый принциплары, идеаллары булган кешеләр, Русиянең чын патриотлары. Казанышларыгызны тану символы булып, сез лаек булган югары дәүләт бүләкләре – Русия Героеның “Алтын йолдыз”ы тора. “Вәсил Камил улы Ямалетдинов – Көнчыгыш хәрби округы 5нче гомумгаскәр армиясенең 60нчы аерым мотоукчылар бригадасы батальоны командиры. Узган елның декабрендә капитан Ямалетдинов командалыгындагы рота беренчеләрдән булып Гуляйполега керде. Якташыбыз белән горурланабыз!
Республикада яшәүче
Оглавление
    Якташыбыз – Русия Герое!
Якташыбыз – Русия Герое!

Якташыбыз – Русия Герое!

Кремльдә Президент Владимир Путин Оборона министрлыгы һәм “Росгвардия” хәрбиләренә Русиянең югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз да бар, Салават районыннан капитан Вәсил Ямалетдинов “Русия Герое” исеменә лаек булды.

– Русия үзенең киләчәге, бәйсезлеге, гаделлек өчен көрәшә, ә бу көрәшнең алгы сызыгында көчле, кыю, фидакарь кешеләр: Кораллы Көчләр солдатлары һәм офицерлары, милли гвардия гаскәрләре сугышчылары, Эчке эшләр министрлыгы, махсус хезмәтләр һәм бүлекчәләр хезмәткәрләре, – диде Владимир Путин. – Бүген Кремльдә гаять тәҗрибәле һәм яхшы белемле профессионаллар җыелды. Болар – махсус хәрби операциянең башыннан ук үз солдатлары белән янәшә сугышкан, бөтен сынауларны үз полкташлары белән уртаклашкан командирлар. Бу – ныклы әхлакый принциплары, идеаллары булган кешеләр, Русиянең чын патриотлары.

Казанышларыгызны тану символы булып, сез лаек булган югары дәүләт бүләкләре – Русия Героеның “Алтын йолдыз”ы тора.

“Вәсил Камил улы Ямалетдинов – Көнчыгыш хәрби округы 5нче гомумгаскәр армиясенең 60нчы аерым мотоукчылар бригадасы батальоны командиры. Узган елның декабрендә капитан Ямалетдинов командалыгындагы рота беренчеләрдән булып Гуляйполега керде. Якташыбыз белән горурланабыз!
Республикада яшәүчеләр исеменнән Вәсил Ямалетдиновны котлыйм!” – дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.