Татар әдәбияты классигы, әсәрләре мәктәп программасында өйрәнелүче Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу Татарстанда зурлап билгеләнде. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырылган халыкара конференциядә галимнәр әдип иҗатына заманча бәя бирергә җыелды. Конференцияне ачу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясап, Фатих Әмирхан талантының татар әдәбиятын урыс һәм Европа классикасының иң яхшы үрнәкләре белән бер дәрәҗәгә куюын, конференциянең әдип мирасын популярлаштыруга хезмәт итәчәгенә ышануын билгеләде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, якташыбыз Илгиз Халиков әйтүенчә, быел Татарстанда Һади Такташ, Гомәр Бәширов, Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү кебек танылган шәхесләрнең әдәби юбилейлары узачак. “Әлеге юбилейлар елына стартны нәкъ менә Фатих Әмирхан бирде. Фатих Әмирхан – үзенең күпкырлы иҗаты белән татар әдәбиятында гаять тирән эз калдырган шә