Башкортстан Язучылар берлегеннән хәбәр итүләренчә, шагыйрә белән хушлашу бүген 12.00 сәгатьтә Туймазы шәһәре, Ленин урамы, 7, Әл-Фатиха мәчете адресы буенча була.
Карамышева Таңсылу Фаяз кызы Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты.
Ул Бөрҗән районының Байназар авылында туа. Уфа шәһәренең 1нче мәктәп-интернатында һәм Башкорт дәүләт университетында укый. Хезмәт эшчәнлеген «Башкортостан кызы» журналы редакциясендә башлый.
Аннары СССР Фәннәр Академиясенең башкорт филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. Шулай ук «Ленинсы», «Башкортостан пионеры», «Һәнәк», «Агыйдел» республика гәзит-журналларында да хезмәт куя. Үзгәртеп кору елларында «Йәшлек» гәзитен оештыруга күп көч сала, редактор урынбасары була. Аннары «Урал» башкорт халык үзәгенең җаваплы секретаре вазыйфасын башкара. 1993 елдан «Шоңкар» яшьләр журналын булдыруда һәм бастыруда катнаша, аның беренче баш