Семинар ясалма интеллектның идарә итүне, мәгарифне һәм икътисадны ничек үзгәртүе һәм монда төбәкләрнең ихтимал булган роле турында сөйләшү өчен мәйданчык булды. Агымдагы елның гыйнварында Русия Президенты Владимир Путин Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә ясалма интеллектны кертүнең милли планын әзерләүне һәм раслауны йөкләде. Бу контекстта кече һәм урта шәһәрләрнең технологик үсештәге роле турындагы мәсьәлә стратегик мәсьәләгә әверелә. Әлеге чакыруга җавапны гамәли яссылыкта «Цифровой двойник» компаниясе җитәкчесе Сергей Гомәров тәкъдим итте. Төп доклад белән ул Белоретта ясалма интеллект үзәген булдыру темасы буенча чыгыш ясады, аны формалаштыру моделен, инфраструктур карарларны һәм эшләтеп җибәрү этапларын билгеләде. Семинар ачык дискуссия белән тәмамланды. Катнашучылар шәһәрнең интеллектуаль инфраструктурасын формалаштыру, бизнес, мәгариф һәм эксперт бергәлеге көчләрен берләштерү буенча мөмкин булган адымнар турында фикер алышты. Оештыручылар фикеренчә, бу вакыйга Белоретта ясалма интел