Октябрьский балалар бакчасының өлкән һәм кече төркемнәрендә әлеге көнгә багышланган дәресләр узды. Балалар дәресләрдә бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, илебездә күп милләтләр яшәвен белделәр һәм «Туган телең нинди?" дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар әңгәмә ахырында һәр халыкның үз теле булуын, әмма барыбызны да рус теле берләштерүен, һәм һәр халык үз гореф-гадәтләрен белергә һәм яратырга, башка халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш дигән нәтиҗә ясадылар. Дәрестә татар телен белүләрен күрсәттеләр, татар халык бизәкләрен, киемдәге бизәк элементлары, татар бизәкләренең кайбер символлары белән таныштылар, балалар милли киемнәрдәге курчаклар белән уйнадылар. Бу шөгыль балаларга үзләренең мәдәниятләрен тоярга, шулай ук туган телне саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.
Октябрьский балалар бакчасында Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
26 февраля26 фев
~1 мин