🎶 «Концерт программасы «Җиңү язы» исемле инсценировка белән башланып китеп, матур, патриотик җырлар белән үрелеп барды. Концерт бер сулышта узды. Башында күрсәтелгән инсценировкада Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгы фронттагыларга гына түгел, ә авылларда ялгыз калган хатын кызлар җилкәсенә дә төшүе күрсәтелә. Аларның сугыш вакытында көнне төнгә ялгап эшләүләре, фронтка булышулары, нинди генә авырлыклар, югалтулар килсә дә чыдам, нык булулары жинүне якынайтырга булыша. 🎼Бәйрәм концертына СВОдан яраланып кайткан егетләребез, аларның әти-әнилэре дә тамашачы буларак чакырылган иде», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов. 📲Безнең Telegram | Без МAXта
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында 🌟«Солдатта булган диләр»🌟бәйрәм концерты узды
26 февраля26 фев
~1 мин