"Ватанны саклаучылар" фонды геройлар һәм махсус хәрби операция вакыйгалары турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлтелгән "Геройлар истәлегенә тугры" иҗади эшләр конкурсында катнашырга чакыра.
Узган елда конкурста җиңүчеләр арасында Уфадан Татьяна Мөхәрәмова (ул хәрбиләрнең гаиләләренә һәм СВОда катнашучыларга багышланган рәсем өчен билгеләнгән) һәм Нефтекамадан Полина Мамыкина (ул "Җиңү волонтерлары" махсус номинациясендә волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләгән өчен бүләк алган) бар иде.
Быел конкурс катнашучыларга үзләрен 10 төрле номинациядә күрсәтергә тәкъдим итә. Алар арасында - сугышчыларның батырлыгы һәм Русия халыкларының бердәмлеге турында эссе һәм хикәяләр язу, махсус хәрби операция геройларына багышланган шигырьләр, җырлар, фотографияләр һәм рәсемнәр иҗат итү.
Конкурста теләгән һәркем катнаша ала, шул исәптән сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзалары да. Теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча күч