Найти в Дзене
Саба таңнары

💥24 февральдә "Оста" балалар иҗаты үзәге базасында мәктәп укучылары арасында «тегү эше» компетенциясе буенча «Оста-Саба»район чемпионаты

узды. Теоретик этапта конкурста катнашучылар үзләренең һөнәрләре турында үз белемнәрен күрсәттеләр, тест мәсьәләләрен хәл иттеләр. Конкурсның практик өлеше аеруча кызыклы булды. Бу этапта 5-7 класс укучылары кесәле тоташ алъяпкыч тегү осталыкларын, ә 8-11 класс укучылары хатын-кыз итәге тегү осталыкларын күрсәтте. Бу инструментлар һәм техникалар белән эшләү күнекмәләрен генә түгел, ә креативлыкны, стиль һәм яхшы зәвык тойгысын да таләп итә. 5-7 сыйныф укучылары арасында конкурс йомгаклары буенча: I урын-Насыйбуллина Әмирә («Саба гимназиясе»); II урын – Ибраһимова Зилә («Саба гимназиясе»); III урын - Салихова Әминә («ОНИКС»). 8-11 сыйныф укучылары арасында: I урын-Насыйбуллина Алинә («Саба гимназиясе»); II урын-Шәрәфетдинова Лиана ("ОНИКС"); III урын - Сәфәрова Сумая ( "Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе")

💥24 февральдә "Оста" балалар иҗаты үзәге базасында мәктәп укучылары арасында «тегү эше» компетенциясе буенча «Оста-Саба»район чемпионаты узды.

Теоретик этапта конкурста катнашучылар үзләренең һөнәрләре турында үз белемнәрен күрсәттеләр, тест мәсьәләләрен хәл иттеләр. Конкурсның практик өлеше аеруча кызыклы булды. Бу этапта 5-7 класс укучылары кесәле тоташ алъяпкыч тегү осталыкларын, ә 8-11 класс укучылары хатын-кыз итәге тегү осталыкларын күрсәтте. Бу инструментлар һәм техникалар белән эшләү күнекмәләрен генә түгел, ә креативлыкны, стиль һәм яхшы зәвык тойгысын да таләп итә.

5-7 сыйныф укучылары арасында конкурс йомгаклары буенча:

I урын-Насыйбуллина Әмирә («Саба гимназиясе»);

II урын – Ибраһимова Зилә («Саба гимназиясе»);

III урын - Салихова Әминә («ОНИКС»).

8-11 сыйныф укучылары арасында:

I урын-Насыйбуллина Алинә («Саба гимназиясе»);

II урын-Шәрәфетдинова Лиана ("ОНИКС");

III урын - Сәфәрова Сумая ( "Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе")

-2
-3