Андрей Назаров һәм Алексей Текслер 2021 елдан бирле предприятие базасында эшләп килүче “Ростех” дәүләт корпорациясенең җитештерү-укыту үзәгендә булдылар. Ул двигательләр төзү өчен кирәкле эшче белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән. Укучыларга тәҗрибәле остазлар беркетелгән, алар белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша, булачак хезмәткәрләрне предприятиенең кыйммәтләре, традицияләре һәм җитештерү культурасы белән таныштыра. Үзәк эшенең тагын бер юнәлеше булып “ОДК-УМПО”, “ОДК” һәм “Ростех”ның башка предприятиеләре өчен остазлар әзерләү тора. Уфа предприятиесенең остазлык системасы корпорациянең барлык предприятиеләре өчен нигез итеп алынган.
Шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы предприятиедә вертолет двигательләре чыгару буенча җитештерү-технологик үзәк белән таныштылар, анда 5 000 ат көченә кадәр вертолет двигательләре компонентлары чыгарыла. Корпорация предприятиеләре кооперациясенә “ОДК-УМПО”га эшләнмәләр составында 33 проценттан артык деталь һә