✨ 🎤 Концерт Арча мәдәният йортында танылган җырчылар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар тулы зал алдында чыгыш ясады. 🏒 Хоккей легендалары белән очрашу Боз сараенда спорт сөючеләр өчен үзенчәлекле чара узды: хоккей легендалары, спорт йолдызлары белән очрашу булды. 🥅 Дусларча матч Аннары арчалар танылган хоккейчылар белән бозга чыгып көч сынашты. Безнекеләр сер бирмәде! Дөрес, матч 9:7 исәбе белән тәмамланды, әмма нинди командага каршы уйнаганнарын исәпкә алсаң, бу үзе үк зур уңыш! Сүз уңаеннан, Арча командасы составында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та уйнады. 🌸 Авыл клубларында бәйрәм Шушы көннәрдә авыл клубларында да хатын-кызларга багышланган бәйрәм чаралары гөрләде. ⛸ Пөшәңгәрдә – итекле хоккей Пөшәңгәрдә хатын-кызлар арасында итекле хоккей ярышлары узган. «Уйнап та карадык», – дип язган үзенең статусында Рания Галәветдинова. 📸 Фотолар: Арча боз сарае Телеграм-каналыннан һәм шәхси архивлардан.