Найти в Дзене
Алькеевские вести

Әни

Уйчан гына чыктың бакчабызга, Җилфер-җилфер аклы күлмәгең. Күңелеңдә ниләр иде, әни? – Мин, сабыең, моны белмәдем. Тупылларга микән, әкрен генә: “Әй балалар, – дидең, – балалар!” Баш очыңа баскан тупыллар да: “Балалар...” – дип сыкрап алалар. Юксынуым әллә арткангамы – Көннәр, айлар салмак үтәләр. Аклы күлмәк киеп бер чыгар дип, Тупылларың сагынып көтәләр. Уйларыңда ниләр иде, Әни?... Мөдәррис Вәлиев. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.

Әни

Уйчан гына чыктың бакчабызга,

Җилфер-җилфер аклы күлмәгең.

Күңелеңдә ниләр иде, әни? –

Мин, сабыең, моны белмәдем.

Тупылларга микән, әкрен генә:

“Әй балалар, – дидең, – балалар!”

Баш очыңа баскан тупыллар да:

“Балалар...” – дип сыкрап алалар.

Юксынуым әллә арткангамы –

Көннәр, айлар салмак үтәләр.

Аклы күлмәк киеп бер чыгар дип,

Тупылларың сагынып көтәләр.

Уйларыңда ниләр иде, Әни?...

Мөдәррис Вәлиев.

| 📰Новости Алькеевского района📸

MAX-канал - подпишитесь.

Вконтакте - подпишитесь.

Сайт - посмотреть.