! Район Мәдәният йортында оркестрның иҗат кичәсе узды. Концерт Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, шулай ук илдә игълан ителгән истәлекле елларга багышланды. Бүген коллективта 25 укучы шөгыльләнә. Оркестрны Альмира Фәхретдинова җитәкли. 2025 елда коллективка «Үрнәк халык уен кораллары оркестры» дигән мактаулы исем бирелде. Коллективка алга таба да яңа үрләр һәм иҗат уңышлары телибез! 👏
🎶 Арча балалар сәнгать мәктәбе халык уен кораллары оркестрына — 33 ел
8 марта8 мар
~1 мин